Accessibility links

Кайнар хәбәр

АКШ хәрбиләренең Грузиядә сугышуы кире кагыла


Мәскәү - АКШ илчелеге, Русия тикшеренүчеләренең Көньяк Осетиядагы бәрелешләр вакытында Грузия сафларында Американ хәрбиләре дә бар иде дигән гаепләвен кире какты. Илче, Русия белән бәрелешләр вакытында Грузия хәрби көчләрендә АКШ хәрбиләре булуы турында илчелектә мәгълүмат килмәде, дип белдерде. Русия прокуратурасының тикшерү комитеты рәисе Александр Бастрыкин, Көньяк Осетиядә булган хәрби чаралар вакытында, Грузия сафларындагы хәрбиләр арасында чит ил кешеләренең дә булуын белдергән иде.

XS
SM
MD
LG