Accessibility links

Кайнар хәбәр

Омски яшьләре активлаша


“Кызыл Гвардия” мәдәният сарае каршында эшләүче “Умырзая” татар-башкорт фольклор ансамбле яшьләренең концерты булды.

Узган ял көне Омски шәһәрендә татарлар өчен үзенчәлекле мәдәни чара булып узды. Сәхнәдә бары тик 15-20 яшьлек кызлар һәм егетләр генә чыгыш ясады. Шәһәрдә туып үсү һәм рус мохитендә тәрбияләнү сәбәпле туган телләрен бик үк камил белмәсәләр дә, яшьләр 2 сәгать буе сәхнәдән төшмәделәр: үзләре концертны да алып бардылар, җырладылар да, биеделәр дә.

Тамашачы яшьләрнең төрле уен коралларында матур итеп татар халык көйләрен уйнауларын да, үзенчәлекле итеп борынгы һәм замана җырларын башкаруларын да, дәртле биюләрен дә җылы каршылады, көчле алкышларга күмде. “Шөкер, сәләтле яшьләребез бар икән. Аларны өйрәтүчеләргә - “Умырзая” ансамбле җитәкчесе Гафия Алеевага, хореограф Зәлия Чумаровага зур рәхмәт. Мондый яшьләребез булганда милләтебез дә, мәдәниятебез дә сакланыр, юкка чыкмас”, диючеләр булды тамашачылар арасында.

XS
SM
MD
LG