Accessibility links

Кайнар хәбәр

Яшьләр президентны яклый


Башкортстанның бер төркем яшьләр оешмалары җитәкчеләре Русия президенты Дмитрий Медведевка ачык хат юллады.

Анда финанс кризис федераль үзәк җитәкчеләре хаталарын ачыктан-ачык шәрәләндерде диелә. Нефть һәм газдан кергән акчаларны әрәм-шәрәм итү җинаять дип бәяләнгән. Резерв фонды һәм Дәүләт байлыгы фонды турында федераль кануннар кабул итми, ул акчаларны аерым кешеләр күрсәтмәсе белән куллануны ил файдасына булмавы әйтелгән.

Ачык хатта, шулай ук, Башкортстанның икенче ел казнасы дефицит белән кабул ителү, республикадагы керемнең 74% федераль үзәккә күчерү телгә алынып, болар Русиянең федератив корылышына һәм дәүләтчелеккә куркыныч тудыру дип бәяләнә. Ачык хатта республика башларын билгеләү уңаеннан да фикер бар. Анда төбәк җитәкчеләре мотлак сайланып куелырга тиешлеге әйтелгән. Халык тарафыннан сайланган республика президентын Башкортстан яшьләре яклаячагы ассызыкланган.

Әлеге документка башкорт яшьләре иттифагы имза да җыя башлады. Алар өч атна вакыт эчендә 60 000 яшь кешенең имзасын җыярга җыена.

XS
SM
MD
LG