Accessibility links

Кайнар хәбәр

Күп балалы гаиләләргә бәйрәм


Милли сәнгать галереясендә күп балалы гаиләләр өчен “Татар әкиятенең сихрилеге” дигән Яңа ел кичәсе үтте. Анда 100-гә якын бала катнашты.

Балаларны һәм әти-әниләрне дөнья мәшәкатен оныттырырга тырышып музей ишеге төбеннән үк Шүрәле һәм Су анасы каршы алып торды.

Татар дөньясына таныш журналист – шагыйрә Йолдыз Җамалетдинова – Шарапова да бу чарага үзенең ике баласын алып килгән иде. Үзләре дүрт ир малай үстерәләр. Узган ел балалар йортыннан тагын бер кыз да алганнар. Гаиләгә килгәннең икенче көнендә үк миңа әни дип әйтте, инде үз кызыбыз ул, ди Йолдыз Җамалетдинова – Шарапова.

2009- Балалар елы булырга тиеш иде

“Быел “Гаилә елы” булгач, күп балалы һәм бала алган гаиләләргә йөз белән борылырга тырышкан кебек булдылар. Ләкин киләсе елларга безгә бөтенләй игътибар булмачак.

Миңа калса алдагы елны балалар елы итергә кирәк булгандыр. Чөнки безнең шәфкатьлелек елы, гаилә елы булды. Аннан соң балалар елы булса, игътибар артыр иде. Безгә мөнәсәбәт тә яхшырак якка үзгәрер иде. Файдасы күбрәк булыр иде.

Шәһәр хакимияте быел 117 күп балалы гаиләгә компьютер бүләк итте. Тагын вак – төяк чаралар булды инде. Болар бөтенсе акция рәвешендә бит, даими түгел. Кемнеңдер эшен күрсәтер өчен һәм плүс куяр өчен генә. Ләкин аның белән генә гаилә бетми бит әле.

Күп балалы булмаган гаиләсе дә гаилә. Ялгыз гына бала үстерүчеләр бар. Ике балалы гаиләне беләбез. Алар игезәкләр һәм икесе дә гарип. Тулай торакта яшиләр. Беркайдан бернинди ярдәм алмыйлар. Ипотека да бирмиләр аларга. Чөнки түли алмыйлар. Менә шундыйлар бар”.

Йолдыз Җамалетдинова – Шарапова әйтүенчә, фәкыйрьлектә һәм тормыш ачысын тоеп яшәүчеләрнең исәбен беркем дә алмаган. Һәм алар әз түгел.

Исемлек белән генә…

Милли сәнгать галереесенә бәйрәмгә килгәннәрне исемлек белән керттеләр. Казанның һәр район вәкиле үзләренекен барлап исемлеккә тамга куеп торды.

Казан кирмәнендәге Милли сәнгать галереясе Татарстан дәүләт сынлы сәнгать музееның бер бүлеге. Аның мөдире Розалия Нургалиева, тормыш авырлашкан һәм дөньяда барган икътисадый кризис музейларның социаль – мәдәни үзәк икәнлекләрен аңларга тагын да ныграк этәрә, ди. “Бигрәк тә бүгенге көндә үзенә күрә бер рухый яктан тернәкләндерү үзәге дип тә әйтергә була. Монда бит башка дөнья - сәнгать дөньясы”, ди Нургалиева.
Розалия Нургалиева


Үзенә күрә тернәкләндерү чарасы булды

25 декабрь көнендә булган Яңа ел кичәсе дә урта хәлле һәм фәкыйрь гаиләләр өчен үзенә күрә бер рухый яктан тернәкләндерү чарасы булып торды. Көндезге 12 дә музей күп балалы гаиләләрне кабул итсә, төштән соң монда районнардан, авыллардан, Казанның үзеннән вакытлыча сыендыру урыннарыннан, ягъни социаль приютларда тәрбияләнүчеләр килде.

Аларның күбесе әлеге музейда беренче тапкыр гына түгел инде. “Мин монда 3 ел эшлим. Шул дәвердә мондый чараларны үткәреп киләбез”, ди Нургалиева. Соңгы вакытта музейга Казан мәктәпләреннән килүчеләрнең саны бермә – бер арткан. Финанс кризисы вакытында да кимемәс дип өметләнәләр. Мөдир сүзләренчә, музей киләсе елга халык йөрсен дип керү бәяләрен төшерергә җыена.

Авыл баласына тәтеми

Тик менә авыл мәктәпләрендә укучыларга чын сәнгать белән якыннан танышу бик тәтеми икән. “Авыл балаларын бик көтәбез. Аларның я автобуслары булмый, я ягулыкка акча таба алмыйлар. Шул сәбәпле дә килә алмыйлар. Без аларны бик көтәбез”, ди Нургалиева.

Яңа елга багышланган хәйрия кичәсендә балалар фарсы келәмнәре күргәзмәсендә дә булды, көйләр тыңлагач милли уен коралларын үз куллары белән тотып карадылар. Аннан соң рәссам Фәридә Хасьянованың татар халык әкиятләренә ясаган рәсемнәре белән дә таныштылар.

Әкияттән белән кырыс тормыш арасы кыска

Фәридә Хасьянова
Рәссам әле яңа гына дөнья күргән “Татар халык әкиятләре” дигән китапка рәсемнәре 3 ел буе ясаган. Аларның күбесе Милли сәнгать галереясенә дә урнаштырылган иде.

Бөтен иҗатын әкият геройларына багышлаган Фәридә Хасьянова Яңа елга берничә көн генә калганда балалар белән бергә үзен башка бер дөньяда кебек хис итсә дә, туасы елның кырысрак булачагы турында уйлана. Сатар өчен рәсемнәр ясарга да туры килмәгәе дигән уйлар да борчый аны.

“Мин әкиятләрдән рәсемнәрне китапларга, нәшриятләргә генә ясый идем. Бәлки алда кесә һәм күңел тормышы көтәдер безне. Бик күп вакытлар бу өлкәдә эшләгән рәссамнар буларак беләбез, хәзер тормыш кесә кайгыртуга әйләнеп бара. Кеше әле күңел байлыгы, рухый байлык турында ничектер уйламый. Ул бик аяныч хәл”.
XS
SM
MD
LG