Accessibility links

Кайнар хәбәр

Автобус пиратлары тотылды


Якшәмбедән дүшәмбегә төндә Казаннан Түбән Новгород аша Мәскәүгә барган автобуска кораллы хөҗүм ясалган иде.

Финанс кризисы башлану белән илдә җинаятьчелек артачак дигән фаразлар булды. 10 ел элек кешеләр бер шәһәрдән икенче шәһәргә үз машиналарында барганда, рекетларның акча кысуларыннан куркып берничә машина бергәләшеп, үзләре белән корал алып, урындык астына тимер торбалар, пычаклар тыгып юлга чыга иде. Халык XXI гасырды бу юлларда ниһаять тынычлык урнашкандыр дип уйлый башлаган иде.
Күптәнтүгел булган шаккаттырырлак хәл янә элекке заманнарга алып кайтты сыман. Атна башында якшәмбедән дүшәмбегә төндә Казаннан Түбән Новгород аша Мәскәүгә барган автобуска кораллы хөҗүм ясалган. Бу автобуста Мәскәүгә товар алырга барган 11 эшмәкәр барган.
Төнлә өч юлчы йөртүче янына килеп Володарский районының Пыра авылы янында туктатуны сораганнар. Шул вакыт автобуста кулларына мылтыклар һәм тимер торбалар тоткан 4 ир-ат кереп кешеләрне кыйнап, алтын бизәнү әйберләрен һәм 2 миллион сум акчаларын җыеп чыккан.
Түбән Новгород эчке эшләр идарәсе тикшерүчеләре беренче чиратта автобусны туктарга сораган 3 кешене гаепле дип тану яклы иде. Әмма сишәмбе Түбән Новгород һәм Татарстан белән күршедән Чушашстан республикасы ЮХИДИ хезмәткәрләре, тикшерү ноктасын урап узырга ниятләгән ике җиңел машинаны туктата. Әлеге машиналарда хокук саклаучылар резин битлекләр, тимер торбалар һәм пневматик мылтыклар тапкан. Бер машинаны Кайбыч районында яшәүче 52 яшьлек ир-ат, икенчесен аның 25 яшьлек улы йөрткән. Барлыгы исә бу машиналарда 7 кеше булган. Алар кулга алынып, тикшерү эшләрен дәвам итәр өчен Түбән Новгородка озатылган.
XS
SM
MD
LG