Accessibility links

Кайнар хәбәр

Уфада татар китаплары күбрәк чыккан


Быел Башкортстандагы “Китап” дәүләт нәшриятында татар телендә нәшер ителгән китаплар саны шактый арткан.

Бу хакта андагы татар секөиясенең быелгы соңгы утырышында әйтелде. Республика халыклары әдәбияты секторы мөдире, танылган татар ңурналисты Динә Морзакаева быел егермегә якын татарча китап чыгуын әйтеп, куанычы белән уртаклашты.

Башкортстандагы татар иҗади зыялылары, каләм әһелләре Динә ханымны бик яхшы белә һәм хөрмәт итә. Менә утыз биш ел инде Башкортстан “Китап” нәшриятында эшли ул. Башта байтак еллар дәреслекләр редакциясендә мөхәррир булды. Ә инде 1993 елда
“Китап” нәшриятында республика халыклары әдәбияты секторы ачылгач, тәҗрибәле белгечне аның мөдире итеп билгеләделәр.

Биредә язучыларның һәм шагыйрьләрнең әдәби җыентыкларын басмага әзерли ул. Соңгы елларда берничә дистә татар әдибенең китапларын да нәшер итте Динә ханым. Киләсе елда да Уфада татар китаплары байтак чыгачагын ышандырды ул.

XS
SM
MD
LG