Accessibility links

Кайнар хәбәр

Русиядә һәр бишенче кеше урамга чыгарга әзер


Мәскәү 25 үктәбрь, 2008 ел.
Мәскәү 25 үктәбрь, 2008 ел.

Җәмәгатьчелек фикерен өйрәнү үзәкләре халыкның канәгатьсезлеге арта дип хәбәр итә.

Левада Бөтенрусия җәмәгатьчелек фикерен өйрәнү үзәге мәгълүматларына караганда, Русиядәге халыкның өчтән бер өлеше (30%) каршылык чараларының үтүен көтә, һәр бишенче кеше (21%) урам җыеннарында катнашырга әзер. Левада үзәге тикшеренүчеләре, Ерак Көнчыгыштагы (29%) һәм Русиянең Көньягындагы (26%) кешеләрдә протест белдерү теләге аеруча зур, дип белдерә.
Ерак Көнчыгышта каршылык белдерүләр инде берничә атна элек башланган иде.

Протест белдерүче кайсы фиркане яклый?

Шулай ук, Левада үзәге белгечләре каршылык белдерүчәләрнең сәяси фиркаләргә карап бүленгәненә дә игътибарны юнәлтә. Мәсәлән, ЛДПР һәм КПРФ фиркаләре тарафдарлары, урамга чыгып максатларга ирешү сәясәтен башкаларга караганда күбрәк хуплый икән.

Социология белгечләре, социаль канәгатьсезлек градусының эшсез, эшче һәм төрле өешмаларда хезмәт итүче, урта белемле, аз керемле, 40-45 яшьтәге ир-атларда, Ерак Көнчыгыш федераль бүлгесендә һәм авылларда яшәүчеләрдә аеруча югары булганын ачыклаган.

Әмма каршылык чараларына чыгарга теләмәүчеләрнең да проценты югары булып кала (66%). Белгечләр, тормыштан канәгать кешеләрнең саны бик аз гына ( 6%) кимегән дип белдерә.

Урал, Себер, Мәскәү, Петербур һәм башка шәһәрләрдә җавап бирүчеләрнең 70-74% урам җыеннарына чыкмас идек, дип белдергән.

Шартлау булырмы?

Левада үзәге белгечләре, канәгатьсезлек артса да, бу әле социаль шартлауга китерәчәк дигән сүз түгел ди.
“Коммерсант” газетасына биргән әңгәмәдә Левада үзәге белгече Лев Гудков бу нәтиҗәләргә зур әһәмият бирмәскә чакыра.

Аның фикеренчә, 23% кеше урам җыеннарының булуын көтсә дә, 21% кеше аларда катнашачаккмын дип белдерә, әмма чынлыкта урамга чыгарга аларның 1,5% кына әзер.

Гудков, әгәр урамнарга тикшерү күрсәткән 21% түгел, 15% кына чыкса да, бу гаять зур дәрәҗәдә социаль шартлау булыр иде, ди.

Мисал итеп ул Мәскәүдә, үзгәртеп кору вакытындагы митингларны китерә. Аларда Мәскәү халкының 3% гына катнышты, ди Левада үзәге белгече.

Гудков, халыкның борчуы һәм канәгатьсезлеге дәрәҗәсе айдан айга артып баруын таный, әмма бу бары борчылу гына, әмма чын килешмәүчәнлек түгел, ди.

Язын нәрсә көтәргә?

Халыкның канәгатьсезлеге язгы айларда иң югары дәрәҗәгә җитәчәк дип белгечләр дә, сәясәтчеләр дә фаразлый.

“Азатлык” радиосына биргән әңгәмәдә, Русиянең элекке премьер-министры, халык-демократик берлеге рәисе Михаил Касьянов та язын ил шартлар дәрәҗәгә җитәкәчәк, дип белдерде.

“Минемчә, язын күпчелек халык хәзерге җитәкчелекнең илне кайда алып килгәнен аңлыячак, ул вакытта, идарә ителә алмаслык хәлләр башланырга мөмкин. Хакимият контрольне югалтачак”, диде ул.

Касьянов исә, мондый хәлгә җиткермәскә чакыра, аның өчен илдә вакытыннан алда һәм гадел сайлаулар үткәрергә тәкъдим итә.

Татарстанда парламентка сайлауалды кампаниясе шушы язгы айларда үтәчәк. Аларда оппозициянең ни дәрәҗәдә яклау табасын әлегә фаразлау авыр.


Ачулы халык башында кем тора?

Оппозиция җитди көрәшкә әзерләнсә, халык фикерен белешүче белгечләр, аларның каршылык чаралары башында тора алуына шикләнеп карый.

Левада үзәге белгече Валерий Федеров мәсәлән, элекке җитәкчеләр Зюганов һәм Немцовка ышаныч аз, ә яшь лидерларны, Мария Гайдар, Илья Яшин, Сергей Удальцовны халык белми, дип саный.

“Коммерсант” газетасы оппозициянең халык белән түгел, хакимият белән эшләүгә өстенлек бирә, дигән фикердә тора.

Коммунистлар иреклекләрне кысучы кануннарга каршы Думада тавыш куптарса да, Владивостоктагы чит ил машиналарын сатучылар белән бергә урамга чыкмый, дип язылган басманың бүгенге санында.

Демократлар да, Путин режимын авторитар дип санаса да, аның белән мөрәҗәгатьләр җибәреп кенә көрәш алып бара, ди "Коммерсант" күзәтүчесе Валерий Хамраев.

Аның фикеренчә, оппозиция оештырган башка проектлар, яңа оешкан “Солидарность” һәм “Килешмәүчеләр маршлары”ның да әлегә ниндер нәтиҗәсе булмады.
XS
SM
MD
LG