Accessibility links

Кайнар хәбәр

Израиль һөҗүмнәре дәвам итә


Газзәдә хастаханәләр яраланган кешеләр белән тулган. Һәлак булганнарның саны 300 җитә. Хәмәс җитәкчелеге интифадага чакыра.

Якшәмбе көнне Израиль Газзәгә һөҗүмнәрне дәвам итте. Бу сәгатькә килгән хәбәрләргә караганда, 270ләп кеше һәлак булган. Израиль Газзәдән ракеталар һөҗүме туктамаса, анда җир өсте гаскәрләре җибәрәчәген белдерде.

Газзәдә хастаханәләр яраланган кешеләр белән тулган, үлгәннәрнең күбесе Хәмәс сугышчылары, дип хәбәр ителә. Әмма фәлестин чыганакларына караганда, һәлак булганнар арасында тыныч халык та күп. Сугышчылар Газзәдә үз һөҗүмнәрен тыныч халык яшәгән бистәләрдән ясый.

Хәмәс 2006 елда парламент сайлауларында җиңеп хакимияткә килде. Көнбатыш аны көч куллануны туктатмавы һәм Израильне танымавы өчен тәнкыйтьли.

Хәмәс башлыгы Исмаиль Хәния соңгы һөҗүм турында "Фәлестиннең моннан да яманрак кан коюны күргәне юк," дип белдерде.

Хәмәснең Сүриядәге икенче җитәкчесе Халид Машаал, икенче интифадага, баш күтәрүгә чакырды.

"Бу – тарихи чор. Беренче интифадада кулга кул көрәшкән кебек, икенче интифадада да сәяси аермалыкларга карамастан көрәшәчәкбез. Бүгенге көндә - бергә булу мөһим, Газзәдә генә түгел, Көнбатыш ярда да", диде Машаал.

Израиль үз һөҗүмнәрен Газзәдән Израиль җиренә бер көн буена ракеталар атылгач башлаганын белдерә. Көч куллануны туктату турында алты айлык килешү 8 көн элек тәмамланды. Израиль, узган атнада Газзәдән 300 ракета атылганын белдерде.

Израиль саклану министры Эһүд Барак, шимбә көнне, "солых вакыты була, сугыш вакыты була, хәзер сугыш вакыты килде", дип белдерде.

Халыкара җәмәгатьчелек төбәктә һуманитар вазгыять өчен борчыла. Британия, Европа Берлеге, Ватикан тарафларны тынычланырга чакырды.

"Хәзер төп максат – көч куллануны һәм Газзәдәге фәлестиннәргә каршы агрессияне туктату. Бу – Газзәдә фәлестин халкына зыян китергән бөтен дошманлыкны туктату чоры. Бигрәк тә югалтулар артканда – инде 300ләп кешенең һәлак булганы һәм 700 кешенең җәрәһәтләр алганы хәбәр ителә. Бу – Газзәнең тыныч халкына каршы иң зур чараларның берсе," диде Гарәп Лигасы башлыгы Әмр Муса.

Гарәп Лигасы 31 декабрь чираттантыш утырышка җыелачак.

БМО Иминлек Шурасы төбәктә вазгыятьнең кискенләшеп китүенә борчылу белдерде һәм ике тарафка да көч куллануны туктатырга сорап мөрәҗәгать итте.

Мысыр, Йемен, Ливанда Израильгә каршы урам җыеннары узды.
XS
SM
MD
LG