Accessibility links

Кайнар хәбәр

Грозный Будановны иреккә чыгаруга каршы


Грозныйда чечен кызы Эльза Кунгаеваны үтергән Юрий Будановны вакытыннан алда иреккә чыгаруга каршы урам җыены узды. Анда катнашкан меңгә якын кеше Русиянең югары мәхкәмәсе рәисенә Будановны иреккә чыгару карарының дөреслеген тикшерүне сорап мөрәҗәгать кабул итте. Узган атнада бу хактагы карар Мәләкәс (Димитровград) шәһәре мәхкәмәсендә кабул ителде.

2003 елда полковник Юрий Буданов Эльза Кунгаеваны урлап үтергәне өчен 10 ел төрмәгә хөкем ителгән иде. Төрмәдә ул 8 ел ярым утырды. Мәхкәмә карары нигезендә ул гыйнвар башында иреккә чыга ала.

XS
SM
MD
LG