Accessibility links

Кайнар хәбәр

Яңа ел бәйрәме чаралары башланды


Башкортстанда яңа ел бәйрәме кәефе көннән-көн көчәя бара.

Ширкәт-оешмаларда, төрле уку йортларында, мәктәпләрдә, балалар бакчаларында бәйрәм чаралары башланды. 29 декабрь Башкортстан президенты Мортаза Рәхимов алдагы елны яшьләр башлангычларын яклау һәм үстерү елы итеп билгеләү турында фәрман имзалады. Русиядә алдагы ел яшьләр елы булачак.

Агымдагы елда Русиядә гаилә елы булса, Башкортстанда ул гаиләләрне социаль яклау елы дип аталды. Аңа кадәр булган елларда Башкортстанда, Русиядә ел ничек игълан ителүгә карамый, үзенчә игълан итә иделәр. Республиканың хәзер мондый хокуклары да юк. Бу шартларда кәгазьдә генә мөстәкыйль дип аталган республика Русиядә игълан ителгән елга койрык тагу белән генә чикләнә.

Башкортстан президенты елның соңгы көннәрендә дә яңа объектлар ачу белән мәшгуль. 29 декабрьдә ул эчке эшләр министрлыгының госпитален ачуда катнашты. Әлеге бина төзүгә республика казнасы 32 миллион сум акча бүлгән. Башкортстанның күптән түгел генә билгеләнгән эчке эшләр министры Игорь Алешин моңа соклану белдерде һәм республика җитәкчеләренә рәхмәтен ирештерде.
XS
SM
MD
LG