Accessibility links

Кайнар хәбәр

Медведев президентлыкны озайту канунын имзалады


Русиядә президентлык мөддәтен 4 елдан 6 елга озайту турындагы канунга президент Дмитрий Медведев кул куйды. Аңарчы канун Дәүләт Думасы һәм Федерация Шурасында, шулай ук җирле парламентларда хупланды.

Бу үзгәреш Медведевның үзенә кагылмый. Медведевның президентлык вакыты 2012 елда тәмамлана. Кайбер күзәтүчеләр, үзгәрешләр премьер-министр Владимир Путинның кире президентлыкка кайтуы өчен кулай була ала, дип саный.
XS
SM
MD
LG