Accessibility links

Кайнар хәбәр

2008 елда 62 журналист һәлак булган


"Чикләрне танымаган хәбәрчеләр" оешмасы хәбәр итүенчә, 2008 елда мәгълүмат чараларында эшләгән 62 кеше һәлак булган. Бу сан 2007 елга карагында түбәнрәк. Әмма кайбер илләрдә журналистларга басым арту сәбәпле аларның күбесе үз эшчәнлекләрен туктаткан, диелә оешма белдерүендә.

"Чикләрне танымаган хәбәрчеләр" оешмасы журналист өчен иң куркыныч илләр исемлеген дә игълан итте. Анда беренче өч урынны Гыйрак, Пакыстан һәм Филиппин илләре алып тора.
XS
SM
MD
LG