Accessibility links

Кайнар хәбәр

Азәрбайҗанда Азатлык сөйләмиячәк


Яңа елда Азәрбайҗанда халыкара радиолар эшчәнлеге туктатыла. Бу хакта бүген радио һәм телевидение эшләрен багучы дәүләт шурасы карар итте.

Би-Би-Си, Америка авазы һәм Азатлык радиосының азәри телендәге тапшырулары булмаячак. Азәрбайҗан дәүләт радио һәм телевидение шурасы, илдәге FM каналлары һәм урта дулкыннар – дәүләт милке, аларны халыкара радиолар куллана алмый, дип белдерде.

Азатлык җитәкчелеге борчылу белдерә
Азатлык радиосы президенты Дҗефф Гедмин азәри рәсмиләренең бу карары үкенечле, диде.

Азатлык радиосы президенты Дҗефф Гедмин Баку бюросында

"Бу карар беренче чиратта Азәрбайҗан халкы өчен үкенечле. Безне анда бәйсез, ышанычлы һәм дөрес мәгълүмат чыганагы буларак беләләр. Безне, Америка авазы, Би-Би-Сины эфирдан алу карары – ватандашлар җәмгыятен төзергә тырышкан халыктан мәгълүматны урлау, аларны талау булып тора," диде Азатлык радиосы президенты.

Халыкара радиоларны тыңлаучылар кыска дулкыннарда, интернетта һәм иярчен ярдәмендә тыңлый алачак. Әмма бу җиһазлар халыкның күпчелегендә юк. Азатлыкның азәри редакциясе тыңлаучыларының 95% югалтачак, дип фаразлана.

Күзәтүчеләр Азәрбайҗандагы бу карар - сүз иреген кысу гамәлләренең чираттагысы, дип саный.

"Чикләрне танымаган хәбәрчеләр" оешмасы бу карарны үзгәртүне сорап рәсмиләргә мөрәҗәгать итәргә җыена.

"Бу – кире совет чорына кайту кебек. Ул чакта кешеләр үз илләрендә ниләр булып ятканын халыкара радиолардан кыска дулкыннарнда тыңларга мәҗбүр иде. Коточкыч иде," диде Эльза Видал.

Март аенда илдә президентлык мөддәтен озайту турында референдум үтәчәк. Хәзерге президент Илһам Алиев октябрь аенда икенче тапкыр илбашы итеп сайланган иде. Референдум үтә калса, Алиев президентлыгының мөддәте чиксез булачак.



XS
SM
MD
LG