Украинаның "Нафтогаз" ширкәте "Газпромга" бурычын түләр өчен Украинаның ике банкыннан кредит алачагын белдерде. Бу хакта Украина ширкәте вәкиле Валентин Землянский хәбәр итте.
Украинаның Русиягә 2 миллиард доллар бурычы бар. Бурыч иртәгә кадәр түләнмәсә, "Газпром" Украинага газны туктатачагы белән янады. Мәскәүдә бу хакта сөйләшүләр дәвам итә.