Accessibility links

Кайнар хәбәр

Владикавказда тагын бер зур җитәкче үтерелгән


Төньяк Осетиядә элекке вице-премьер, Владикавказ каласының элекке башлыгы Казбек Пагиев үтерелгән. Аның гәүдәсе чәршәмбе иртән машинасында табылган. Аңа берничә тапкыр атканнар. 2007 елга кадәр Пагиев Владикавказның шәһәр башлыгы булган. Шушы көннәрдә ул Төньяк Осетия хөкүмәте вице-премьеры вазыйфасыннан киткән иде.

Бер ай элек Владикавказ шәһәр башлыгы Виталий Караев атып үтерелгән иде.
XS
SM
MD
LG