Accessibility links

Кайнар хәбәр

Башкорт оешмалары Мәскәүне кисәтә


Федераль үзәкнең Башкортстандагы хәлләрне үз контроленә ала башлавы республикадагы башкорт милли оешмалары арасында ризасызлык уятты.

Соңгы айларда Башкортстанның эчке эшләренә кысылмауны таләп итеп, Уфада да, башка шәһәр һәм районнарда да урам җыеннары, пикетлар оештырылды. Аеруча Сибай шәһәрендәге урам җыены зур резонанс тудырган иде. Анда Башкортстаннан Русия Дәүләт думасына сайланган Андрей Назаров белән Павел Крашенинниковларга каршы кискен чыгышлар яңгырады. “Мәскәү Кремле, Башкортстанга кагылма!”, “Без президент Мортаза Рәхимовны яклыйбыз!” кебек шигарьләр дә бәян ителде ул җыенда. Яңа ел алдыннан гына Сибайдагы шушы гамәлләр буенча җинаять эше ачылуы турында да мәгълүм булды.

Декабрь аенда Уфада башкорт яшьләре оештырган урам җыены да үз таләпләре дип нигездә мәгарифтәге милли компонентны саклап калуны чыгарган булса да, анда да федераль үзәкне төрлечә кисәткән шигарьләр бар иде.

Сибай шәһәреннән Руслан Ягафәров атлы егетнең ил президенты Дмитрий Медведевка язган хаты да, шактый мәзәк тоелса да, Мәскәүгә йодрык селкү күренеше. Хат авторы башкорт халкын Рим империясе, Вавилон, Мисыр дәүләтләре башында торган бөек милләт итеп раслый һәм шулай булгач, Мәскәү Кремле Башкортстан белән бик сак эш итсен, югыйсә, башкортлар баш күтәрергә дә күп сорамас, кебек фикерләр әйтә.

Яңа елга аяк басканда гына, Башкортстан җитәкчелеген яклаган тагын ике чара оештырылды. Әбҗәлил районы Аскар авылында Башкорт яшьләре берлеге вәкилләре каршылык чарасы оештырып, Мәскәүгә шулай ук күп кисәтүләр яңгыратты.

Хәйбулла районы үзәге Акьяр авылында тагын да зуррак чара оештырылды. Анда Хәйбулла, Бөрҗән, Баймак, Зилаер, Зианчура районнары Башкорт корылтайлар вәкилләре берлектәге җыенын үткәрде һәм анда Башкорт корылтаеның Урал арьягы берләшмәсен төзү турында карар кабул итте.

Шул җыенда укытучылар, мәгариф хезмәткәрләре, талиплар да катнашты. Әлеге дә баягы милли мәгарифтә милли-төбәк компонентын саклап калу таләпләре дә яңгыратылды. Русия Мәгариф министрлыгына чираттагы тапкыр Бөтендөнья башкорт корылтае исеменнән таләп хаты әзерләү бурычы куелды. Яңа ел бәйрәме яллары тәмамлануга, Уфада башкорт милли оешмаларының тагын да урам җыеннарын үткәрергә җыенуы мәгълүм.

XS
SM
MD
LG