Accessibility links

Кайнар хәбәр

Хакимиятләрдәге үзгәрешләр ни рәвешле барыр?


Яңа гына башланып киткән 2009 ел Башкортстан рәсми хакимият даирәләрендә дә шактый зур үзгәрешләр кертер, дип фаразлый белгечләр.

Февраль ае башында үзенең 75 яшен билгеләүче президент Мортаза Рәхимов вазыйфасыннан китәчәк, дигән хәбәрләр таралды республикада. Хәтта кайбер чыганаклар Мортаза Рәхимовның хәзердән үк президент кәнәфиен калдыруы турында гариза язганлыгын да хәбәр итте. Ул гаризаны яңарак Уфага килгән Григорий Рапотага тапшырганлыгына кадәр әйттеләр.

Республика премьер-министры Раил Сарбаев тирәсендәге җәнҗал да тукталмаган әле. Элегрәк тә хәбәр ителүенчә, Сибай шәһәре мэры булып торган чагында Сарбаев әфәнденең андагы прокурор Хәниф Карачуринны үтертүне яллауга катнашы булу шикләнелә. Бу хакта Сибайның элекке Юл иминлеге инспекциясе башлыгы Нуриәхмәт Шаһиев төрмәдән язган хатында ачып сала. Әлегә бу эш буенча тикшерү дәвам итә. Бәлки тиздән бу хәлләргә дә ачыклык керер.

Раил Сарбаевны Мортаза Рәхимов урынына калачак республика башлыгы итеп күрүчеләр дә бар. Моны Рәхимовлар гаиләсе дә бик тели дип сизелә. Әмма шул ук вакытта республика җитәкчеләрен билгеләүне Мәскәү Кремле үз кулына алачагы шәйләнә. Узган елда бу юнәлештә байтак көтелмәгән хәлләр булды. Шулар исәбеннән Башкортстан Эчке эшләр министрының, Югары Мәхкәмә рәисенең, Арбитраж мәхкәмә башлыгының Мәскәү тарафыннан тәгаенләнүен әйтү кирәктер.

Бу хәлләр башкорт милли оешмаларында да, башкорт зыялылары даирәсендә дә борчылу уята. Танылган башкорт галиме, академик Фәнил Фәйзуллин шулай да Русия җитәкчелеге аңлы эш итәр, Башкортстанга үз президентын үзе сайлау мөмкинлеген бирер дип өметләнә. Шул ук вакытта Русия президенты һәм парламент мөддәтләрен озайтуга да үз мөнәсәбәтен белдереп моңа уңай карашта булуын әйтте Фәнил Фәйзуллин.

XS
SM
MD
LG