Accessibility links

Кайнар хәбәр

Багдад шартлавында дистәләгән кеше үлгән


Багдад – Якшәмбедә Багдадта булган шартлау нәтиҗәсендә 40-ка якын кеше һәлак булган, 70-тән артыгы җәрәхәтләр алган.

Интиһар һөҗүм шигыйләр яшәгән Кадимия бистәсендә урнашкан Муса имам төрбәсе янында булган.

Корбаннарның күбесе Ираннан килгән шигыйләр диелә. Шигыйләр Мөхәммәт пәйгамбәрнең оныгы Хөсәен үлгән көнне билгеләргә әзерләнә.

Гыйрак вице-президенты Гәдел Абдел-Мәһди бу һөҗүм өчен Әл-Каидә белән бәйле төркемнәрне гаепләде.
XS
SM
MD
LG