Accessibility links

Кайнар хәбәр

Газпром Украинага яңа гаепләүләр белдерде


Мәскәү – Русиянең Газпром ширкәте Украинаның Нафтогаз ширкәтенә яңа гаепләүләр белдерде.

Газпром вәкиле Сергей Куприянов сүзләренчә, узган тәүлек эчендә Европа илләре Украина аркасында 50 миллион кубик метр күләмендә газ алмаган. Русия Украинаны Европага дип җибәрелгән газны урлауда гаепли. Нафтогаз бу гаепләүләрне кире кага.

Газпром Европа комиссиясенә мөрәҗәгать итеп, Украина аша куылган транзит газын күзәтеп барырга сорады.

Газ бәясе мәсьәләсендә килешүгә ирешә алмау сәбәпле, Газпром 1 гыйнвардан башлап Украинага газ җибәрүен туктатты. Хәзер анда бары тик Европа илләре өчен дигән газ куыла.
XS
SM
MD
LG