Accessibility links

Кайнар хәбәр

Газзә сызыгында бәрелешләр дәвам итә


Газзә – Газзә сызыгында Израильнең "Койган кургаш" дип аталган җир өсте хәрби чарасы дәвам итә. Израиль танклары Газзә җиренә тирәнгә үтеп кереп Газзә сызыгын икегә бүлеп куйган.

Израиль ягы 30 хәрбиенең яралануын хәбәр итте. Фәләстин ягы кимендә 23 газзәле һәлак булды дип белдерә. Хәмас төркеме ике Израиль хәрбиен кулга алуы турында хәбәр итте. Израиль ягы әлегә бу хәбәрне расламады.

Җир өсте чарасына кадәр Израиль хәрбиләре Хәмас хәдәфләре дип саналган урыннарны атна буе утка тотты. Берләшкән Милләтләр мәгълүматына караганда, бу һөҗүмнәр нәтиҗәсендә 500-ләп фәләстинле һәлак булган, 2 мең ярым кеше җәрәхәтләр алган.

Хәмасның ракета һөҗүмендә Израильнең 4 кешесе хәлак булган.
XS
SM
MD
LG