Accessibility links

Кайнар хәбәр

Шыгырданда яңа мәктәп ачылды


2008 елда Шыгырданда 124 бала туган. Мәктәпкәчә балалар саны 400-дән артык.

Чуашстанның Шыгырдан авылында яңа ел бәйрәмнәре алдыннан икенче мәктәп ачылды.

Шыгырданда бүгенге көндә "демографик бум", дип тә әйтеп була. Мәсьәлән, 2008 елда гына да авылда 124 бала туган. Мәктәпкәчә балалар саны хәзер 400 артык инде. Узган ел 57 кеше бакый дөньяга киткән.

Шыгырданда 600 балага исәпләнгән урта мәктәп эшләп килде. Моннан тыш, иске бинада урнашкан IX еллык мәктәп тә гамәлдә булды. Халык саны даими артып тору сәбәпле, берәүләр төшкә хәтле, икенчеләр төштән соң укыды.
Шыгырдан авыл халкы икенче бер яңа мәктәп кирәклеге хакында гел җитәкчеләргә мөрәҗәгать итеп торды. Чуашстан президенты Николай Федоров тәкъдиме белән Шыгырданда 3 катлы яңа мәктәп сафка басты. Әлеге мәктәп буш җирдә 7-8 айда төзелде. 400 урынга исәпләнгән белем учагы Чуашстан өчен генә түгел, Русия күләмендә дә тиңдәшсезләрдән санала. Бу хакта, ачылыш тантанасында катнашкан Чуашстан президенты белдереде.

Моннан тыш, тиздән Шыгырданда алтынчы Җәмигъ мәчет ачылырга тора. Анысы Шәһри Болгардагы җимерелгән Җәмигъ мәчет үрнәгендә эшләнгән. Шулай ук, бүгенге көндә Шыгырданда тагын бер балалар бакчасы төзү мәсьәләсе актуаль булып кала.
XS
SM
MD
LG