Accessibility links

“Бердәм Русия” сайлауга укыта


“Бердәм Русия” фиркасенең Татарстан бүлекчәсе 1 мартта узачак дәүләт шурасы сайлауларына әзерлекне елның беренче көненнән үк башлады.

Халык яңа ел бәйрәме сәбәпле, ун көн ял иткәндә, “Бердәм Русия“ исемлегеннән барган депутатлыкка намзәтләр партия бинасына укуларга җыелды. “Азатлык” радиосы укуларның эчтәлеге белән кызыксынгач, фирканең матбугат үзәге “партиянең эчке эше” дип аңлатма бирүдән баш тартты.

Декабрьдә узган “Бердәм Русия” Татарстан бүлекчәсе конференциясе вакытында фирканең сәяси шура сәркатибе Фәрит Мөхәммәтшин сайлауга әзерлекне тиз арада башлау турында әйткән иде.

Фәрит Мөхәммәтшин
“Без бөтен булган мөмкинлекләрне кулланып – халык белән очрашулар, “Бердәм Русия” көннәре үткәрәчәкбез. Радио-телевидение аша үз фикеребезне халыкка җиткерү бурычы тора. "Без булдырабыз" дигән газетабыз бар. Аның аркылы да намзәт депутатларның тормыш юлларын, мөмкинлекләрен халыкка җиткереп, шул ярдәмдә тавыш җыярга тырышырбыз”, диде Мөхәммәтшин.

Аның әйтүенчә, икътисади кризисы сәбәпле, сайлау уздыру авыр вакытка туры килә. Чөнки халыкның ышанычы хакимияткә кими бара. Хәзер оешма җитәкчеләренә ничек тә март аена кадәр хезмәт хакларын даими түләп бару, кешеләрне эшеннән кыскартмау йөкләмәсе бирелгәнлеге турында сүзләр йөри.

Министрлыкларның да еллык җыелышлары, парламент сайлавы сәбәпле, ел башыннан ук уздырыла башлады. Әгәр узган елларда җыелышлар күп очракта февральдә генә башланып берничә айга сузылса, быел инде бу атна дәвамында гына да Татарстан юстиция министрлыгы, мәдәният министрлыгы, Гражданнар актларын теркәү (ЗАГС) оешмасы узган елга нәтиҗә ясау җыелышларын уздыруны күздә тота. Ул җыелышларның күпчелегендә Татарстен хөкүмәт башлыгы Рөстәм Миңнеханов катнаша.
XS
SM
MD
LG