Accessibility links

Кайнар хәбәр

Иң атаклы татарларны сайлау башланды


Тимур Сөләйманов
Тимур Сөләйманов

Шушы көннәрдә интернетта "2008 ел татарлары" бәйгесе башланды. Аңа карап, татар җәмәгатьчелегенең кемне хөрмәт иткәнен чамалап була.

Үткән еллардагы кебек, бәйге бер ничә юнәлешкә бүленеп үткәрелә. Татнетчыларга 2008 елдагы эшчәнлеге өчен иң лаеклы җәмәгать эшлеклесе, татар хәйриячесе, татар мәгърифәтчесе, татар артисты, татар сәясәтчесе, татар спортчысы, яшьләр юлбашчысы, татар журналисты, коллектив, иң яхшы татар сәхифәсен сайларга тәкъдим ителә.

Нәмзәтләрне тәкъдим итәргә теләүчеләр, оештыручыларга аңлатмалы хат юлларга тиеш. Татар форумнарында иң атаклы татарларга һәм алар эшләгән эшкә бәя бирү башланды.

Әйтик matbugat.ru сәхифәсендәге форумда Казан һәм башка төбәктәге татар яшьләре үз нәмзәтләрен барлап чыкты инде.

Әйтик, бу форумда язучы татар яшьләре елның иганәчесе исеменә ятим балаларга ярдәм итүче Әсгать Галимҗановны тәкъдим итте. Казандагы “Алмаз-холдинг” ширкәтен, татар сәнгатен үстерергә ярдәм иткәне өчен, югары бәяләүчеләр бар.

Елның татар сәясәтчесе исемлеге озын түгел, соңгы вакытта төбәк компонентының кайтарылуын яклаганы өчен елның сәясәтчесе итеп берничә тапкыр Минтимер Шәймиев тәкъдим ителә. Шулай ук Фәүзия Бәйрәмова һәм Илсур Метшинның исемнәрен атаучылар бар.

2008 елның журналисты исеменә “Ирек мәйданы” газетасы хәбәрчесе Римма Бикмөхәммәтова, “Татар-информ” һәм Мәскәү басмалары өчен язучы Алия Сабирова, ирекле журналист Искәндәр Сираҗи лаек дип яза форумчылар.

Үткән елның Олимпиадасын искә алып, яшьләр, алтын медаль яулагач, Татарстан байрагын күтәреп чыккан Голнара Самитовага аеруча хөрмәт белдерә.

Шулай ук, оештыручыларның әйтүенә караганда, “2008 ел татарлары” бәйгесенә сәясәтчеләрдән Крым татар мәҗлесе башлыгы Мостафа Җәмилев, читттәге татарлардан Али Аккыш тәкъдим ителгән, ел мәгърифәтче исеменә Миркасыйм Османов лаек дип санаучылар бар.

Туй үпкәсез булмый

Бәйгеләрне дә һаман гадельсезлектә гаеплиләр. Җиңүчеләр интернетта барган тавыш бирү нәтиҗәләренә карап билгеләнә. Андый тавыш бирүләрдә алдашуларга юл куела дип әйтүчеләр бар. "Ел татарлары" бәйгеcен оештыручы Татарлар.ру сәхифәсе җитәкчесе Тимур Сөләймановның бу тәнкыйткә җавабы бар.

“Елдан-ел сәхифәне ялган тавыш бирүләрдән саклау юлллары күрелә Белгечләр бу мәсьәләдә эшли. Елдан ел безнең нәтиҗәләр ышанчылырак була бара, дип әйтеп була,”- ди ул.

Тимур Сөләйманов аңлатканча, бәйгедә бер компьютердан бер генә тапкыр тавыш бирергә мөмкин, үткән ел 10 меңнән артык санактан интернет кулланучылар ел татарын сайлауда катнашкан, ди Тимур.

Бәйгене оештыручы татарлар.ру сәхифәсе җитәкчесе әйткәнчә, күбесенчә "ел татарлары" бәйгесендә Русия һәм БДБ илләре, ерак чит илдәге кулланучылар тавыш бирә.

Татнетның дөньяга карашы

Голнара Самитова
Бу бәйге татар җәмәгатьчелегенең карашларын да чамаларга мөмкинлек бирә, Татарстан президентының милли компонентны яклавы татар яшьләренең күңеленә хуш килгән. Спортчы Голнара Самитованың Пекинда Татарстан байрагын күтәреп чыкканы татнетчыларның хәтеренә уелып калган. Бәйгеләрнең берсендә, паспортка яулык бәйләп фотога төшү хокукын яулаган мөслимәләр җиңгән иде.

Әмма бәйгене соңгы елларда оештырып килгән Татарлар.ру сәхифәсе җитәкчесе Тимур Сөләйманов, Ел татарын сайлауны караш белдерүдән бигрәк, танылу, популярлык бәйгесе дип саный.

“Карашларны гына түгел, бу тавыш бирү кайсы татарның ни кадәр танылган булуын күрсәтә. Бу үзенә күрә популярлык бәйгесе дә. Әмма без актаклы, танылган татарлар гына түгел, хөрмәткә лаек тыйнак, үзләрен күрсәтергә тырышмаган башка милләттәшләребезне белсеннәр, эшләгән эшләрен күрсенннәр дип тырышабыз,”– ди ул.

2008 ел татарлары бәйгесенә тәкъдим ителгән нәмзәтләр өчен тавыш бирү гыйнварның 15ндә башлана һәм ай ахырында тәмамланачак.
XS
SM
MD
LG