Accessibility links

Ел башы юбилейларга бай


3 гыйнвар язучылар Марсель Сәлим белән Кәүсәрия Шафыйковаларга 60 яшь тулды.

Кәүсәрия Шафыйкова юбилеен узган ел ахырында ук билгеләде, Марсель Сәлимнең көне әлегә билгеләнмәгән. 4 гыйнвар күренекеле җәмәгать һәм дин эшлеклесе, танылган галим Ризаэтдин Фәхретдиновның тууына 150 ел тулды. Бәйрәм чаралары февраль-март айларында узачак.

Уфада яшәүче аның оныгы Җанбәк Фәхретдинов “Азатлык”ка кайбер фикерләре белән бүлеште. Ул Фәхретдиновларның шәжәрәсен ясаган. Аңа караганда, Ризаэтдин Фәхретдиновның 6 баласы булган: 4 улы, 2 кызы. Алар барысы да үлеп беткән, күбесе репрессиядән. Бүгенге көндә Ризаэтдин Фәхретдиновның ир-ат яклап бер оныгы - Җанбәк кенә калган, ләкин анда да нәсел җебе өзелә. Чөнки аның уллары юк, ике кызы гына бар.
XS
SM
MD
LG