Accessibility links

Кайнар хәбәр

Җиңеп чыгарбыз!


Римзил Вәли. Русиядә укыту стандартларыннан төшереп калдырылган милли төбәк компонентын кире кайтару өчен көрәшне узган 2008 елның иң мөһим вакыйгаларының берсе итеп санарга мөмкин. Туган телләрне мәктәпләрдә өйрәтү өчен хәрәкәтне Татарстан башлап җибәрде. Казанда ноябрь аенда үткән федераль киңәшмәдән соң әлеге мәсьәлә хәл ителә дип өметләнүчеләр ялгыша, мөгаен. Бәхәс һаман дәвам итә әле.

Ни өчен туган телне өйрәнү җитди проблемага әйләнде соң? “Түгәрәк өстәл” сөйләшүендә Татарстан дәүләт шурасының мәдәният, мәгариф, фән һәм милли мәсьәләләр комитеты рәисе Разил Вәлиев катнаша.

Соңгы вакытта милли төбәк компоненты турында шулкадәр күп сөйләнә. Башкорт егетләре мәйданнарга чыгып, Башкортстан белән бергә яклыйбыз дип, төрле хатлар җибәреп, бергә булыйк, дип әйтә. Шул ук вакытта бу проблеманың асылын яхшы итеп аңлаган кеше бик аз. Төзәтмәләр кертелә, ләкин аларның бөтенләй башка төзәтүләр икәнлеге дә күренде.

Ноябрьдә Казанда Русия күләмендә булган киңәшмә һәм аннан соң мәгарифны үстерү институтында булган очрашудан соң нәрсәдер үзгәрергә тиеш бит. Соңгы мәгълүматкә караганда, анда Мәскәү “компонент” дигән сүзне кире кертергә ашыкмый, дип белдерелә. Ә Татарстан президенты Казандагы киңәшмәдә халык алдында үзен горур тотып, Русиянең конституция мәхкәмәсенә барабыз, диде. Референдум үткәрәбез дип, үзенең позициясен дә белдерде. Мәскәү белән Казан, милләтләр белән Русия үзәге арасында ниндидер тартыш бармы, юкмы, ул турыда мәгълүмат әлегә күренми.

Ә сез, Разил әфәнде Русия думасына, Мәскәүгә дә барып кайттыгыз. Безгә хәзер Татарстан мәгариф һәм фән министрлыгыннан түгел, ә беренче чиратта дәүләт шурасыннан сорарга туры килә. Чөнки бу эшне сез оештырдыгыз.

Разил Вәлиев. Мин бу мәсьәләгә халыкның мөнәсәбәте шундый активлашуына сөенүемне әйтер идем. Чөнки бу аерым белгечләр өчен, аерым бер министрлык өчен, яисә укытучылар өчен генә булган проблема дип аңлаучылар да бар иде. Ләкин бу мәсьәлә шул хәтле киң җәелеп китте. Бу гомумән бер милләт, хәтта бер халык кына түгел, ә Русиядәге бөтен халыклар проблемасына әверелде.

Башта ул әкренләп Татарстан дәүләт шурасы комитетында калкып чыкты. Иң беренче безнең кабинетата. Без өстәл артына утырып фикер алыштык. Ул вакытта канун өлгесе безгә килгән иде, ләкин соңлап килде ул. Парламент исә ялда иде.

Без, комитетның карарын чыгарып, Татарстан дәүләт шурасы сессиясенә бу мәсьәләне керттек һәм Русия хөкүмәте җитәкчеләренә, Русия төбәкләренең парламентларына мөрәҗәгать кабул иттек. Эш шуннан башланды.

Аннан соң без Русия дәүләт думасына йөри башладык, матбугатта чыгышлар ясадык, әңгәмәләр оештырдык һәм башкалар. Безне иҗтимагый оешмалар һәм мәгълүмат чаралары күтәреп алды. Мәсьәлә чын мәгънәсендә зур дәрәҗәгә күтәрелде. Бу проблеманы президентыбыз да нык өйрәнде. Әгәр дә, бүген милли төбәк компонент юкка чыкканнан соң, милли мәгариф кайсы якка китүен кем иң яхшы белә дип сорасалар, һичшиксез, президентыбыз, дип әйтер идем.

Мине бик борчыган әйбер бар. Сез дә ул турыда әйттегез. Күп кеше бу мәсьәләнең мәгънәсен аңлый, ләкин нечкәлекләрен белми сөйләшә.

Римзил Вәли. Без 309-нчы канун белән нәрсә телибез соң? Сезнең мөрәҗәгатьтә дә ул хакта әйтелде.

Разил Вәлиев. Үткән елның беренче декабрендә Русиянең 309-нчы санлы кануны кабул ителде. Анда Русия законнарының милли төбәк компоненты һәм мәктәп компоненты юкка чыга, бер генә федераль стандарт кала диелгән. Ягъни, Мәскәү ничек итеп эшли, бүтән җирдә дә шулай булачак.

Бу канун нигезендә без татар телен, татар әдәбиятен, башкорт телен, башка халыклар да тарихларын, үзебез теләгәнчә укыта алмыйбыз дигән сүз.

Моңа кадәр төп-төгәл язылган иде. 75 %- федераль компонент, 15 %- милли төбәк компоненты, аңа татар теле, татар тарихы, география һәм башка фәннәр керде. 10 %- мәктәп компоненты иде. Бәлки, мәктәп татар телен, яки башка фәннәрне өстәргә теләр.

Инде моннан соң 25% компонентны хәл итергә безнең хокукыбыз калмаячак. Әгәр дә 309-нчы канун эшли башлый икән, төп укыту планы Мәскәүдә төзелә, укыту программасы булдырыла һәм алар нәрсә куша, без шуны гына эшләргә тиеш булып чыгабыз. Без тәкъдимнәребезне әйтә алабыз, катнаша алабыз. Ләкин бөтен карарларны Мәскәү кабул итәчәк.

Римзил Вәли. 30 %-ны мәктәп үзе хәл итә алачак бит.

Разил Вәлиев. Русия җитәкчеләре, мәгариф һәм фән министры Фурсенко әйтүенчә, киләчәктә безнең эшләребез тагын да яхшырак булачак. Хакимият 70 %-ны гына билгеләячәк, 30 %-ны мәктәпләргә бирәчәкләр. Ләкин бу 30% нигездә факультатив булачак. Дәресләрдән соң булган укыту. Аңа теләсәң йөрисең, теләмәсәң юк.


Факультативның әйбәт ягы бар кебек- теләсәң укыйсың, ирек, демократия. Икенче яктан, кемдер трай тибә. Мәҗбүр булмаган фәнгә ниндидер нәфрәт уяна, укучы “нишләп мин йөрергә тиеш, ә калганнары йөрми”, дип уйлый башлый.

Бүген ике бүлек турында сүз алып барыла. Беренчесе – “инвариант”, бу үзгәрми торган дигән сүз, мәҗбүри бүлек – 70%. “Вариатив” бүлек 30% тәшкил итә. Безнең телебез дә, тарихыбыз да “вариатив” булачак. Кайсы фәнне ничә сәгать укытырга икәнне һәр мәктәп үзе билгеләячәк. Ә мәктәпләрдә директор булып төрле кешеләр эшли. Әгәр дә мәктәп җитәкчесе булып татар теленә мәхәббәте булмаган кеше утырса, ул вакытта нәрсә эшлибез? Аларда татар теле бөтенләй укытылмаска да мөмкин. Шуңа күрә, бу тәкъдим белән берничек тә килешергә ярамый.

Минемчә, туган телне, тарихны өйрәнү мәҗбүри булырга тиеш. Ни өчен без Русия тарихын, урыс телен мәҗбүри өйрәнергә тиеш тә, ә туган телебезне ирекле рәвештә укырга тиеш? Русия конституциясендә бөтен телләр тигез дип акка кара белән язылган. Шуңа күрә, бу хәл конституцияне бозу булып тора. Ә Русиядә конституцияне бозу адым саен. Аның 68-нче матдәсендә: “Русия президенты, Русия хөкүмәте, гомумән Русия Федерациясе, Русиядә яшәүче халыкларының, милләтләренең телләрен ирекле үстерүне гарантияли” дип язылган. Туган телеңне өйрәнергә хокукың юкка чыккач, нинди гарантия булырга мөкин?

Конституциянең 72-нче матдәсендә “Мәгариф мәсьәләләре уртак вәкаләткә керә” дип язылган.

Ә 309-нчы канунны кабул иткән вакытта төбәкләрнең, республикаларның вәкаләтләре турында уйламадылар да. Без, Башкортстан, Төньяк Осетия белән, үзебезнең фикерләребезне, мөрәҗәгатебезне Мәскәүгә җибәрдек. Ләкин, анда төбәкләр белән килешкән кешеләр булмады.

Төбәкләр Русия дәүләт думасына елына йөзләгән канун өлгесе (законопроект) җибәрә. Субъектлар, төбәкләр җибәргән өлгеләрнең бары тик 3-4% гына уңай чишелә. Бу хәл төбәкләргә мөнәсәбәтнең ничек икәнен күрсәтә дә инде. Ничек инде федераль хөкүмәт федераль дәүләткә кергән, аны тәшкил иткән субъектларга битараф булырга мөмкин?

Римзил Вәли. Милли фикерле егетләр, кызлар, митингларга чыгып, безне Иван Грозный рәнҗетте, менә хәзер безне тагын харап итәләр дип, хис белән әйтә. Ләкин хисләр таэсир итми.

СССРның саклану министры Родион Малиновский дигән кеше искә төшә. Аңа, имеш, Казан Кремленнән полкны чыгарыгыз, анда һәйкәл, Сөембикә манарасы тора бит дип хат язганнар. Ул начар кеше булмаган, виза салган дип ишеттем. Һәм “Надо было лучше защищать” дигән. Ягъни Казанны, дәүләтегезне җимерткәннән соң сез гаскәрне кая итергә дип командовать итмәгез.

Көч белән алынган һәм урнаштырылган дәүләт структурасында төбәк яки дәүләтләр тоткан татар халкы хозурына мөнәсәбәт нинди булырга мөмкин? Хәтта, сезнең тәкъдимнәрегез кабул ителде, Шәймиевнең таләпләре дә үтәлә дигән әйберләре әлегә күренми. Соңгы тапкыр барганда Мәскәүдә ниләр күрдегез? Дума ни уйлый анда? Бүгенге хәлләр ничек соң?

Разил Вәлиев. 18 ноябрьдә Казанда Татарстанның дәүләт шурасы бинасында бик зур киңәшмә булды. Бу киңәшмәне Русиянең мәгариф һәм фән министры Фурсенко алып барды. Бу Русия тарихында милли мәгарифкә багышланган бердән-бер шундый җыелыш булды. Чөнки монда Русиянең бөтен милли республикаларынан вәкилләр катнашты. Бу киңәшмәнең таэсирен сизмичә булмый.

19 декабрь көнне Русия дәүләт думасының мәгариф комитетында шулай ук җитди киңәшмә булып узды. Анда безнең республикадан мәгариф һәм фән министрының беренче урынбасары Данил Мостафин, Башкортстанның мәгариф министры Аллаяров, Русия дәүләт думасы депутатлары, мәгариф министрлыгы вәкилләре катнашты.

Шушы киңәшмәдә без дә чыгыш ясадык. Мине нык шаккатырганы шул булды- алар безнең белән, 18 ноябрьдән соң, бөтенләй башкача, шул хәтле матур итеп, елмаеп, сез бөтен Русия өчен мөһим проблеманы күтәргәнсез, дип сөйли башладылар. Вәзгыять үзгәрде. Әмма аларның максатлары элеккечә кала. Мәсьәләне хәл итү түгел, ә ничек кенә булса да безне тынычландыру.

Президентыбыз бик кискен итеп конституцион мәхкәмәгә бирәбез, референдум да үткәрәбез, дип әйтте. Без дә Мәскәүгә баргач, юлыбыз туры, безнең таләпләребез сезгә билгеле һәм без Русиянең югары белем турында канунына үзгәрешләр кертү турында законопроект җибәрдек, әйдәгез шул турыда сөйләшик, дип әйттек.

Алар да бер тәкъдим белән чыкканнар. Русиянең мәгариф турында 29-нчы канунына үзгәреш кертәчәкләр. Анда Русия субъектларының мәгариф өлкәсендәге вәкаләтләре турында сүз бара. Һәм бер пунктка “Русия субъектлары Русия мәгариф стандартларын әзерләгәндә катнаша ала” дип өстәп куелачак. Ләкин, ул иң мөһиме түгел.

Иң мөһиме – 309-нчы канунга үзгәрешләр кертеп, милли төбәк компонентын кире кайтару. Алар ул турыда сүз алып бармыйлар, ә катнашкач, тәкъдимнәрегезне әйтерсез, диләр.

Мин әйтәм, нәрсә соң ул катнашу? Сез миңа аңлатма бирегез, катнашу ни дигән сүз ул? Сез барыбер үзегезчә эшлисез. Алар моңа җавап бирә алмады. Шуңа күрә, бу мәсьәләдә без үзебезнең фикерне тагы кабатларга мәҗбүр булдык.

Разил Вәлиев, Римзил Вәли
Римзил Вәли. Сүз укыту стандартларындагы милли-төбәк компонентын кире кайтару турында бара. Бу хакта зур киңәшмәләрдә билгеле сәясәтчеләр һәм белгечләр бәхәсләште. Хәзергә алга китеш зур түгел. Чөнки федераль үзәк милли мәгарифне, гомумән милли мәктәпләрне Русия ватандашлыгына капма-каршы булган этник туплану үзәге дип саный. Министрлык вәкиле Ольга Артеменконың Татарстандагы мәктәп балаларының 82 проценты үзен Русия вәкиле итеп санамавы турында шикле мәгълүмат яңгараткач бәхәсләр тагын да куерып китте.

Разил Вәлиев. Ольга Артеменкога мин түзеп тора алмадым, аңлатма бирүен таләп иттем. Сез, Казанда милли мәктәпләрдә укыган балаларның 82%-ы Русияне үз ватаны дип санамыйлар, дип әйттегез. Сез моны ничек үткәрдегез, кайда үткәрдегез һәм монда күпме бала катнашты, дип сорадым. Артеменко миңа: “Мин әзерләнеп килмәдем, өстәмә материалларым юк”, диде. Мин: “Бу сезнең сәяси һәм юридик хатагыз. Беренчедән, Русиядә, башка илләрдә дә шулай ук, балаларны сәясәттә файдалану канун нигезендә тыела. Алар бит балаларга сәяси сорау бирәләр, аларның балаларны сәясәткә катнаштыру хокукы юк. Әгәр дә миннән 12 яшемдә “Синен ватаның нәрсә?” дип сорасалар, мин әлбәттә үземнең авылымны, туган урамымны атыйм.

Сезнең урысча билгеле җырны ишеткәнегез бар “С чего начинается Родина?”. Анда Русиядан дип башланамы? Юк! “С картинки в твоем букваре”дип башлана. Ә минем өчен бу Әлифба бит. Нигә соң алар безне һәм үзләрен дә шундый авыр хәлгә куялар? Моңа җавап булмады. Аргументлар белән сөйләшкәндә генә, ниндидер нәтиҗәгә килеп җитергә була.

Римзил Вәли. Хәзер мәгариф кануны өр-яңа рәвешкә кертелеп, яңа конструкция төзелде. Анда “компонент” дигән төшенчә юк. Ольга Артеменко милли компонентлы мәктәп дигәннең нигезләмәсен (положениесын) таба алмады. Бу реформаның умыртка сөяген үзгәртергә җыенмыйбыз дигән фикер дә яңгырады. Алар җитди әйбер үзгәртергә җыенмыйлар, үзгәртсәләр, соңгы еллардагы бөтен идеологиядән баш тарту дигән тәэсир кала.

Разил Вәлиев. Бу бик зур сәясәт. Гомумән, Русияда бүген шундый сәясәт алып барыла, “милли” дигән сүзне алып ташларга һәм аны башка мәгънәгә, Европа мәгънәсенә кертергә. Анда милли - дәүләт дигән сүз. Ул мономилләтле дәүләтләрдән чыккан нәрсә, анда милләт - дәүләт булган.

Бу хәрәкәт үткән елны бигрәк нык күренә башланды, Мәгариф өлкәсендә милли проект, шулай ук авыл хуҗалыгы, медицина өлкәсендә проектлар бар. Аларны “ил күләм” проект дип әйтергә була бит. Мондый күп милләтле илдә “милли” дигән сүзне гомумән кулланыштан чыгарып, аңа башка мәгънә бирергә тырышу күптән күзәтелә башлады.

Моннан берничә ел элек милли мәгариф, милли мәктәп дигән төшенчәне алып ташладылар. Бүгенге көндә Русия хөкүмәтенең документларында милли мәктәп дигән төшенчә юк. Язсаң, аның өчен атмыйлар. Ләкин уставта, башка документларда “милли мәктәп” дип язырга рөхсәт ителми. Бу экеренләп бөтен милләтләрне бер милләткә китерүгә, Советлар заманында кебек телләрне бер телгә калдыруга кайта башладык.

Шушы сәясәтнең бер чаткысы булып милли мәгариф системасында да бик зур, безнең өчен уңай булмаган үзгәрешләр башланды.

Римзил Вәли. 24 декабрь төзәтмәсе кергәч, безнең һәм тагын 20-30 төбәкнең тәкъдимнәренең кайсы өлеше керергә мөмкин? Нинди аргумент белән алар бәреп ега алды соң?

Разил Вәлиев. Без 19 декабрьдә Русия дәүләт думасында шундый фикергә килдек - Татарстан һәм Башкортстан тәкъдим иткән милли төбәк компонентларны кире кайтару турындагы канун өлегләре буенча махсус эшче төркеме төзелде. Аңа Русиянең дума депутатлары, мәгариф министрлыгы вәкилләре керде. Русия дәүләт думасының мәгариф комитеты җитәкчесе Григорий Балыкин аның җитәкчесе.

Ул мәгариф министрлыгында җитәкче булып эшләгән, проблемаларны бик яхшы белә. Төбәкләрдән дә вәкилләр керттеләр. Татарстаннан ике кеше, берсе мин, берсе мәгариф министры. Алар ике түгел, бер генә кешене теләгән иде. Ләкин мин бик сорадым, әйттем, мәгариф белән дәүләт шурасы гына шөгыльләнми, мәгариф министрлыгыннан да кеше булырга тиеш, Башкорстаннан да ике кеше булса иде, дидем.

Римзил Вәли. Без искә алмый торган укытучылар, мәктәп мөдирләре, ата-аналар бар. Бу бит реаль көч. Бүгенге көндә безнең халык милли телләрнең статусын сакларга әзерме?

Разил Вәлиев. Бу безнең иң авырткан җиребез. Үзебезгә зыян китерәчәк гамәлләр турында сөйләшкәндә беренче чиратта Мәскәүне гаеплибез. Аларны гаепләргә урын да бар, шундый кануннар кабул итәләр. Ә без үзебез нәрсә эшлибез? Безгә кайвакыт: “Балабызны русча укытырга кирәк, ул русча белсен, инглизчә белсен. Татар телен белеп, кая бара ала? Мин русча укый алмадым, татар мәктәбендә укыдым, шуңа күрә кеше була алмадым”, дигән хатлар да килә. Моңа минем җавабым ачык – бүгенге көндә Татарстанда татар мәктәбен бетереп, президент булып була. Безнең президентыбыз Минтимер Шәрип улы Шәймиев Актаныш районының Пучы авылында гап-гади мәктәптә укып белем алган кеше. Безнең бик күп министрларыбыз, галимнәребез, атаклы кешеләребез татар мәктәбендә укыган.

Кайбер кешеләр үзләренең булдыксызлыгын шушы аргументлар белән күмеп калмакчы була. Булдырган кеше татар мәктәбендә укып та зуррак уңышка ирешә ала. Рус телен, татар телен, инглиз телен яхшы белгән кешенең мөмкинлекләре күбрәк була. Мәктәп – ул белем бирү урыны гына түгел, шулай ук тәрбия дә бирә. Бүгенге көндә милли мәктәпләрдә укыган балалар арасында җинаятьчелек башка мәктәпләргә караганда күпкә азрак. Югары уку йортларына да милли мәктәпләрне бетергән балалар күбрәк керә.

Мин милли мәктәптә баламны укытырга теләмим дигән кешеләр дә бар. Бу хәл мондый сәбәп аркасында килеп чыга. Без татар мәктәпләрен 90-нчы елларда бик ашыгып ачтык. Аларга тиешле биналар бирелмәде. Бүгенге көндә дә Казан шәһәрнең Совет районындагы 20-нче гимназия балалар бакчасында укый. Бүген балаларны тиешле шартларда укытырга мөмкинлек юк. Шул ук вакытта Яңа Савин районда 177-нче урыс мәктәбе ачылды. Анда ике бассейн, интерактив такталар, 4-5 компьютер класслары бар, нәрсәләр генә юк. Ата-аналар юләр түгел бит, ул баласын кая бирә? Балалар бакчасынамы, яисә шундый шартлары булган мәктәпкәме? Әгәр дә без балаларыбыз өчен менә дигән милли мәктәпләр салсак, анда тиешле дәрәҗәдә белем бирсәк, ата-аналар рәхәтләнеп балаларын бирәчәк.

Татар-төрек лицейлары бар. Бүген аларның исемнәре башка, статуслары үзгәрде, төрекләр китте. Анда укырга керер өчен конкурс бер урынга 15-20 кеше. Алар да милли мәктәп бит. Димәк, әгәр шартлар булса, анда ата-ана баласын бирәчәк.

Римзил Вәли. Фурсенко соңгы вакытта: “Дәүләт теле дип игълан ителгән милли телләрне шул республикаларда туйганчы укытыгыз”, дип әйтә. Әйдәгез, Татарстанда татар телен хәтта рус теленнән дә күбрәк укытыйк, ди. Башкортстан татарына, Чуашстан татарына, гомумән Русиядә татар теле үз республикасыннан читтә дә булгач, шул ук идән астына төшү дигән игълан бу. Безнең бу турыда әйткәнебез бар. Путин татарлар үз өендә, дигән. Димәк, Путин чигенә, татар Татарстанда булмаса, идән астыңа төш тә, китабыңны укып утыр, кешегә комачауламыйча.

Разил Вәлиев. Фурсенко бу турыда бик күп әңгәмәләр бирде, алар белән дә танышып барырга кирәк. Чөнки ул уйлап сөйли, белеп сөйли. Аның сөйләгәннәре киләчәктә кануннарга, карарларга әвереләчәк. Дәүләт думасында 19 декабрьдә булган киңәшмәдә без зур адым ясадык. Туган телләрен дәүләт теле итеп игълан иткән төбәкләрнең телләрен инвариант өлешкә кертү турында уртак фикергә килдек.

Без 2004 елда конституция мәхкәмдә отып чыккан идек. Бер юрист: “Минем баланы татарча укытмагыз, Татарстанда урыс һәм татар телләрен тигез укыту турында канун бар. Ул Русия конституциясенә туры килми”, дип мөрәҗәгать иткән иде. Әмма конституция мәхкәмәсе 2004 елның ноябрь аенда, Татарстаннаң телләр турындагы канунында ике дәүләт теле бертигез укытылырга тиеш дигән маддәсе Русия законнарына каршы килми, дип карар кабул итте.

Без моны аргументладык. Алар онытырга теләгән иде. Ә без нишләргә тиеш? Сез конституция мәхкәмәсенең карарына каршы киләсез, дидек. Шуннан соң дәүләт дәрәҗәсендәге телләрне тигез укытырга мәҗбүр булдылар. Ләкин, сез дөрес әйтәсез, татарларның дүрттән өч өлеше Татарстаннан читтә яши. Ә туган тел дәресе мәҗбүри өлешкә кермәячәк. Мондый детальләр әле бик күп.

Римзил Вәли.
Әллә Фурсенко андый әйберләрне белми микән?

Разил Вәлиев. Бик уйлап эшлиләр, зур сәясәт алып барыла. Аларның аргументлары болай: “Менә сез әйтәсез, татар халкы баласын туган телендә укытырга тели. Без Татарстаннан читтә яшәгән мәктәпләргә ирек бирәбез. Аларны хакимият тә, губернатор да, район башлыгы да мәҗбүр итә алмаячак. Мәктәп үзе ничек тели, аның комитеты ничек тели, шулай хәл итә, үз балаларын туган телендә укыталар. Демократия”. Демократия бик яхшы, әгәр дә өлкәдә татар теле яшьләр өчен кирәк булса, мотивация булса. Ә ул юк.

Икенчедән, сәясәт ата-аналардан гына тормый. Ата-ана мәктәп мөдиренә дә, андагы мохитка да, район җитәкчесенә дә, губернаторга да бәйле. Әгәр дә губернатор, безгә татар теле кирәк түгел, дигән фикердә тора икән, ата-ана, болай да аның милли аңы бик югары дәрәҗәдә түгел, шушы вәзгыятьтә бездә мили мәктәп булсын дип йөрми.

Римзил Вәли. Милли дәүләт, телегезне игълан иткәнсез һәм моны өйрәнү финанслары төбәк бюджетыннан дигән тезис яңгырадымы? Федераль үзәк акча бирәме? Курган өлкәсендә милли мәктәп өчен Мәскәү бер тиен бирми.

Разил Вәлиев. Андый куркыныч бар. Милли төбәк компоненты дигәндә, киләчәктә аның ниятләре нәкъ шуңа барып төртеләчәк. Әгәр дә Татарстанның туган телендә укытасы килә икән, аның республика бюджеты бар. Бу аргументларны файдалунычылар да булды. Без Татарстан дәүләт шурасында киңәшмә үткәрдек, һәрбер югары уку йортында татар теле, әдәбияте кафедрасы булырга тиеш, фәннәрне татарча укытырга мөмкинлекләр тудырылырга тиеш, дидек. Кайбер югары уку йортларында безгә, акча бирегез, укытабыз, дип әйтәләр. Аларга федераль казнадан моңа кадәр, милли төбәк компонент булган вакытта татар телен, әдәбиятен укытыр өчен акча, дәресләр каралган иде. Чаллыдагы Кама институтында яхшы укыттылар, Ветеринария институтында да элек укытыла иде. Мөмкинлек һәм теләк булганда укытырга була. Ә милли төбәк компоненты беткәннән соң бу мәсьәлә әле тулысынча хәл ителмәгән, чөнки әле карар чыкмаган, федераль стандарт эшләнмәгән.

Римзил Вәли. Яңа елга бик четерекле әйберләр белән кердек.

Разил Вәлиев. Бик зур проблемалар булса да, алга өмет белән карарга кирәк. Моңа кадәр яшәгәнбез, үзебезнең гореф-гадәтләрне яклап, телне саклап калганбыз, бу кыенлыкларны барыбер җиңеп чыгарбыз, дип уйлыйм.

бәйле язмалар

XS
SM
MD
LG