Accessibility links

Кайнар хәбәр

"Нафтогаз" газ сөйләшүләрен яңадан башларга риза


"Газпром" һәм "Нафтогаз" арасындагы сөйләшүләр 8 гыйнварда дәвам иттерәчәк. Бу хакта Украина ширкәте башлыгы Олег Дубина хәбәр итте.

"Газпром"ның рәсми вәкиле Сергей Куприянов, Русия газ ширкәте сөйләшүләрне хәзер ук башларга әзер, дип белдерде. Ул шулай ук "Газпром"ның Европага куыла торган газның күләмен нык кына кысу хәбәрен раслады.

Элегрәк, "Газпром" ширкәте башлыгы урынбасары Александр Медведев, газ транзитын 7 тапкырга киметүе турында белдергән иде.

Нәтиҗәдә Болгарстан, Төркия, Греция, Хорватия, Македония, Словакия һәм Чехиягә газны җибәрү өлешчә, яки бөтенләй туктатылды.

Европа Берлеге Русия һәм Украина газ бәхәсенә бәйле рәвештә Русия газын Европага җибәрүне туктату гамәлен “кабул ителмәслек” дип бәяләде.

Берлек газ җибәрүне кичекмәстән яңартырга һәм ике якны сөйләшүләр башларга чакырды.

"Газпром" 1 гыйнвардан Украинага газ бирүне туктаткан иде. Шуннан соң, Русия ширкәте Украинаны Европага баручы газны урлауда гаепләде. "Нафтогаз" ширкәте моны инкарь итә.
XS
SM
MD
LG