Accessibility links

Кайнар хәбәр

Пакыстанда талибан куркынычы


Пакыстанның Паштун чик буе төбәгендә көтелмәгәндә талибан тәэсирендә яңа тәртипләр урнаша башлады.Талибан хәзер күзен бу төбәккә төбәде.

Пакыстанның Әфганстан чигенә якын Паштун чик вилаятьләрендә, гыйнвар аеннан башлап яңа әмерләр тарала башлады. Әйтик, ай башында хатын-кызларга фоторәсемле шәхес таныклыкларын йөртү тыелды. Шулай ук кибет тәрәзләренә хөкүмәт игъланнарын элергә, тыелган телевидение каналларын карарга ярамый. Кайбер мәхәлләләрдә хәтта хатын-кызларга базарга чыгу да рөхсәт ителми башлады.

5 гыйнварда бу тыюларга яңасы да өстәлде. Исерткеч эчемлекләр эчү һәм хатын-кызларның мәктәптә уку хокукы тыелды. Бу яңа тәртипләргә каршы баш күтәргәннәргә исә зур җәзалар яный.

Әлеге тыюлар, үзен шәригать химәячесе дип атаган Талибанның арткан басымнары йогынтысында кертелгән.

Җирле рәсмиләр Пакыстанның төньяк-көнбатыш чикләре буйлап Талибанның үз тәэсирен арттырырга тырышуын белдерә. Җирле халык исә, Талибанның каршы чыккан кешеләрне җәлләмичә үтерүен әйтә. Узган 5 елда бу төбәктә меңләгән кеше үлгән.

Халык бу хәлгә гыйсян белдерә. Вилаятьнең мәгариф министры Сәрдар Хөсәен Бәбак, талибан үз террорын җәелдерү өчен
шәригатьне куллана, ди. "Шәригать кеше үтерергә, мәктәп ябырга, DVD кибетләрен ягарга рөхсәт итәме? Боларның барсы да дин һәм шәригать исемен кулланып илгә каршылык тудыру максатында башкарыла", ди ул.

Элек төбәктә иске карашлы халык Талибанны яклый дигән караш бар иде. Ләкин соңгы тикшеренүләр башкача сөйли.

Исламабадтагы иминлек өйрәнү үзәге галимнәре уздырган соңгы белешүдә, төбәктәге халыкның 90 % диярлек талибанның көч куллануына, хатын-кызларның мәктәпкә бару хокукын тыю һәм кино кибетләренең талануына каршы.

Талибан 100 мең квадрат чакрым җирне тәшкил иткән Пакыстанның төньяк-көнчыгыш төбәкләрендә үз тәэсирен дәвам итә. Әлеге киңлектә 26 миллион кеше яшәвен искә алганда, Талибанның монда рәсми булмаган хакимият булдыруы Пакыстан рәсмиләрен борчуга сала.

Пакыстаның чик буендагы бу ике төбәк ике аерым идарә системы белән яши. Берсе - ФАТА дип аталган Исламабад контролендәге кабилә җире. Бу төбәк федераль систем белән түгел, ә турыдан-туры үзәк Исламабад идарәсе астында. Ләкин биредә Талибан тәэсире күптәннән таралган иде.

Ә төньяк-көнчыгыш чик төбәгендә исә, элекке Британ колониясе вакытыннан калган идарә системы дәвам итә. Монда җирле хакимият үз карарларын үзе хәл итә. Хәзер соңгы адымнары белән Талибан бу федаратив төбәктә үз тәэсирен арттырга җыена.
XS
SM
MD
LG