Accessibility links

Кайнар хәбәр

"Газпром" Украинага газ бирүне тулысынча туктата


"Газпром" ширкәте башлыгы Алексей Миллер Русия премьер-министры Владимир Путин белән очрашуда Украинага газ бирүне туктату тәкъдимен ясаган. "Вести" каналы хәбәр иткәнчә, Владимир Путин бу карарга хуплау белдергән.

Европа комиссиясе сүзчесе әйткәнчә, бөтен Европа илләренә диярлек Украина аша куыла торган газ килми башлаган.

"Газпром" Украина белән чиктәш җиргә газ җибәрүне тагын 21 миллион кубометрга киметкән. Ширкәтнең рәсми вәкиле Сергей Куприянов, Киев шул хәтле газны урлаган дип белдерә. Кичә Русия, Украина ягын транзит газын үзләштерүдә гаепләп, 65 миллион кубометрга газ бирүне туктаткан иде.

Украина премьер-министры Юлия Тимошенко Европа Берлегенең техник күзәтүчеләрен илгә кертергә ризалашты.

Сишәмбе көнне Европа Берлеге газ транзитын туктатуны кабул ителмәслек гамәл дип атады һәм ягулык бирүне кичекмәсткән торгызырга чакырды.


XS
SM
MD
LG