Accessibility links

Пакыстан һәм Әфганстан яңа декларацияне имзалады


Пакыстан тышкы эшләр министры Шах Мәхмүд Көрәши Кабулда, Әфганстан һәм Пакыстан имзалаган декларация ике ил арасында мөнәсәбәтләрне яңа баскычка күтәрде, дип белдерде.

Ике ил арасындагы рәсми декларация Пакыстан президенты Асиф али Зардариның Әфганстанга беренче сәфәре вакытында имзаланды. Зардари ике көндә Хәмид Карзаи белән сөйләшүләр үткәрде.

Яңа гына кабул ителгән документта ике дәүләтнең чиктәш җирләрдә эш иткән террорчылар белән көрәшне бергәләп алып бару вәгъдәләре бирелә.

XS
SM
MD
LG