Accessibility links

Кайнар хәбәр

Ихтыярыймы, әллә мәҗбүриме?


2009-ны татарча газеталарның кайберләре абунәчеләр санын арттырып, кайберләре кимеп каршы алды. Узган елгы тиражны саклаганга сөенүчеләр дә юк түгел.

“Безнең гәҗит” хезмәткәрләренең куанычы зур. Баш мөхәррир Илфат Фәйзрахманов сүзләренчә, 2009-ны алар 20.000 чиген узып каршылады. Аларның абунәчеләре генә түгел, ә Казан шәһәрендә киосклардан сатып алучылар да арта икән.

“Киоскларга узган елны 3000-гә кадәр җибәрә идек. Сораулар артты, 3500-гә җитеп килә”.

Илфат Фәйзрахманов
Фәйзрахманов сүзләренчә, узган елның икенче яртысында “Безнең гәҗит”не 17.000 тирәсе кеше алдырган. Быел таралу географиясе дә киңәя бара. “Приморье, Владивосток, Нарьян-Мар, Краснодар өлкәләрендә дә укыйлар. Анда кайчан барып җитәдер ул?”, дип аптырый баш мөхәррир.

Билгеле булганча 2009 елның беренче яртысына газета һәм журналларга язылу дөньяда финанс кризисы тарала башлаган вакытка туры килде.

Казан шәһәренең татар телендәге рәсми басмасы булган “Шәһри Казан”ның баш мөхәррире Мансур Мортазин фикеренчә, мондый тотрыксыз вакытларда узган елгы 7000-нән артык укучыны саклап калу да җиңел булмаган.

“Бик күпләр казларын, мал-туарларын да декабрь азагында гына суйды. Безнең укучыларның күбесе авыл җиреннән. Шуңа күрә, терлек сую аларга күпмедер дәрәҗәдә акча да булып тора. Алар үзләреннән артканны сата. Шул акчага газета-журналларга да языла. Карның яумавы, кышның озаклап килүе дә йогынты ясагандыр”, дип Мансур Мортазин укучылар саны артмау сәбәпләрен барлый. “Шәһәр кешесен укытып булмый, шуңа күрә районнарга, авылларга мөрәҗәгать итәргә мәҗбүрбез. Безнең хәзер рухый азыкка хөрмәт кими башлады”, ди баш мөхәррир.

Республиканың рәсми газетасы “Ватаным Татарстан”ның баш мөхәррире Миңназыйм Сәфәров фикеренчә, кризис булдыксызларга иң шәп сәбәп.
Миңназыйм Сәфәров

“Кайбер районнарны мисал итеп әйтә алам. Яздыру мәсьәләсендә ни хәлләр сездә, дип шалтыраткач, сез беләсезме, кризис бит хәзер, диләр. Ул районнар элек тә эш күрсәтмәгән иде. Районнар дигәндә төрле оешмаларны яздыруны күздә тотам”. Миңназыйм Сәфәров, яңа елга 1000-гә якын язылучы өстәлде, ди. “Ватаным Татарстан” 20.000-ләп абунәче җыйган. Аның биштән бере төрле ширкәт, оешмалар икән.

Бәйсез “Ирек мәйданы” газетасын алдыручылар исә кимегән. “Узган яртыеллык белән чагыштырганда без 10%-ка кимедек. Элек 36.300 тирәсе тираж белән чыксак, быел 33.500. Бераз кимедек. Ләкин мин моны кризис белән бәйләмим. Үзебез җитәрлек дәрәҗәдә эшләмәдек. Кайбер газеталарның тиражлары артты бит”, ди баш мөхәррир Раиф Усманов.

Аның сүзләренчә, финанс кризисы күбрәк урыс телле газеталарга йогынты ясаячак. 2009 елның икенче яртысында ул бигрәк тә сизелергә мөмкин. Чөнки Казанда чыга торган урыс телле газеталарның бөтенесе диярлек реклам бастыра. Усманов әйтүенчә, түләүле язма бирергә теләүчеләр, товарларын мактатучылар күпкә кимергә мөмкин.

“Ирек мәйданы” кризис безгә тими дип кул кушырып ятырга җыенмый. Исәпләре эчтәлек һәм бизәлешкә дә үзгәрешләр кертү.

“Без укучыларга дөньяның кая барганын аңлатырга тиеш. Акчасы булганнарның кризис шартларында нәрсә эшләп булуы турында да мәкаләләр бастыру исәп. Шулай ук кризис белән бәйле яңалыкларны укучыларга файдалы итеп биреп барырга кирәк”, ди Раиф Усманов.

“Безнең гәҗит” әнә кризис дип тормаган яңа офиска күчкән. Моңа кадәр 5-6 кеше эшләгән бу газета Фәйзрахмановларның өйләрендә әзерләнгән.

Ә менә “Шәһри Казан” исә, финанс кризисы сәбәпле билбавын кыса төшәргә җыена.

“Хәзер менә редакцияне дә шушы шартларга әзерләү бара. Бик артык кирәк булмаган кешеләр кыскартылачак. Бездә ярты хезмәт хакына эшләүчеләр дә бар иде”, ди Мансур Мортазин.

Шулай да “Шәһри Казан” кризис булуга карамастан, үзенең бик юмарт газета икәнлеген тагын бер кат дәлилләячәк. Озакламый язылу вакытында отканнарга 18 телевизор өләшәчәкләр.

“Быел безгә 18 яшь. 18 телевизор дигән акция үткәрдек. Узган елгы язылучылар санын саклап калу өчен бу чараның да файдасы булды”, ди Мансур Мортазин.

Раиф Усманов

“Ирек мәйданы” баш мөхәррире Раиф Усманов исә, абунә вакытында уйнатылган бик кыйммәтле бүләкләргә дигән акчага мөмкинлеге булмаган фәкыйрьләрне яздырсалар тираж да артыр, савабы да күбрәк булыр иде, дигән фикердә.

“Күпчелек очракта газеталарның эчтәлеген рекламалау түгел иде. Безгә язылсаң, машина, ат, сыер, тегермән, телевизор отып була, дип белдерделәр. Миңа калса, гадел булмаганрак реклам кампанияләре дә барды. Без дә реклам бирдек. Ләкин аны газета эчтәлеге белән генә бәйләдек”, ди Раиф Усманов. Алар узган яртыеллыкта булган язылучылар санын кире кайтарырга өметләнә.

Ә “Ватаным Татарстан” җитәкчесе Миңназыйм Сәфәров сүзләренчә, кризис татар газеталарына булган игътибарны тагын да арттырачак кына. “Матбугатны, кызганычка каршы, җәмгыятькә ниндидер авырлыклар килә башлагач, проблемалар тугач кына искә төшерәләр. Гадәти тормышта, чыннан да, аның көче сизелми”.

“Шәһри Казан” газетасы җитәкчесе Мансур Мортазин кризис барган бу чорда советлар вакытындагы кебек “ихтыярый-мәҗбүри” чакларны сагынып искә алды. “Советлар берлеге вакытында ул гел шулай булды. Һәм аңа беркем дә каршы тормады. Бармы акчаң, дип сорап тормадылар, языласың гына диделәр. Миңа калса, ул вакытлардагы кебек хөкүмәт газеталарына язылу кампаниясен торгызырга кирәк”.

“Безнең гәҗит” җитәкчесе Илфат Фәйзрахманов фикеренчә, һәр укучыны да туганың кебек якын күреп аларның үтенечен, теләген “аяк астына салмау”, беренчедән, абунәчеләр санын арттыра. Икенчедән, дөресен һәм уйланырга этәргән язмалар бирү дә файдага гына.

“Безне авыл интеллегенциясе укый. Укытучылар “Безнең гәҗит”не мәктәпкә алып барып укучылар белән сыйныф (класс) сәгатьләре, әңгәмәләр, бәхәс клублары оештырабыз, дип язалар”.

Фәйзрахманов әйтүенчә, икешәр, өчәр гаиләгә бер газета алдыручылар да шактый икән.

XS
SM
MD
LG