Accessibility links

Кайнар хәбәр

Еврокомиссия газ бәхәсен чишү таләбен куя


Еврокомиссия башлыгы газ бәхәсен хәл итү турында яңа белдерү белән чыкты. Жозе Мануэл Баррозу ике якта транзит килешүен үтибез, дип белдерә диде. Украина һәм Русия дә күзәтүчеләр кабул итәргә ризалашты дип хәбәр итте Баррозу.

“Газ транзиты элеккечә бармаса безнең кыенлыклар булачак, без киләчәктә Русия газын Украина аша алу юлын никадәр ышанычлы булын ачыкларга тиеш”, диде ул.

"Газпром" ширкәте башлыгы Алексей Миллер Русия премьер-министры Владимир Путин белән очрашуда Украинага газ бирүне туктату тәкъдимен ясады. "Вести" каналы хәбәр иткәнчә, Владимир Путин бу карарга хуплау белдергән.

Европа комиссиясе сүзчесе әйткәнчә, бөтен Европа илләренә диярлек Украина аша куыла торган газ килми башлаган.
XS
SM
MD
LG