Accessibility links

Кайнар хәбәр

Әфганстанда Канаданың 1 хәрбие һәлак булды


Канада хәрбиләре белдерүенчә, Әфганстанның көньягында булган шартлаудан 1 Канада солдаты һәлак булган, өчәү яраланган.

Рәсмиләр әйтүенчә, чәршәмбе Кандаһар тирәсендәге хәрби чара барышында ул солдатларның ныгытылган машинасы янында юлга куелган бомба шартлаган.

Әфганстанга 2002 елда Канада хәрбиләре кергәннән бирле анда Канаданаң 107 хәрбие үлде.

Әфганстанда Канаданың НАТО җитәкчелегендәге көчләрдә хезмәт итүче 2700-ләп хәрбие бар.
XS
SM
MD
LG