Accessibility links

Кайнар хәбәр

Төркиядә 40-лап кеше тоткарланды


Төркия полициясе хөкүмәт түнтәрелеше әзерләү эшен тикшерү барышында 40-лап кешене тоткарлады.

Тоткарланучылар арасында югары дәрәҗәле элекке генерал да бар.

Полиция шулай ук Төркиянең элекке баш прокуроры Сабиһ Канадоглуның өен дә тентеде.

Былтыр Канадоглу премьер-министр Рәҗәп Таййип Эрдоганның исламчы тамырлары булган Гаделлек һәм Тәррәкыять фиркасен Төркиянең дөньяви дәүләтчелек кагыйдәсен бозуда гаепләп Конституцион мәхкамәгә аны тыю турында мөрәҗәгать иткән иде.

Мәхкамә бу мәсьәләне карап фиркане тыймаска дигән карар чыгарды.
XS
SM
MD
LG