Accessibility links

Кайнар хәбәр

Газпром: Европага газны күзәтүчеләр килгәч җибәрәбез


Русиянең Газпром ширкәте башлыгы Алексей Миллер бәйсез күзәтүчеләр Украинада газның Европага таба агышын күзәтә башлаганнан соң Европага газ җибәрү яңартылачак дип белдерде.

Миллер моны Брюссельдә Европа парламентында әйтте.

Ул анда Европа рәсмиләре белән Европа газ тәэминәтенең өзелүенә китергән Русия-Украина газ низагы турында сөйләшүләр үткәрде.

Миллер әйтүенчә, ул Европа комиссиясе башлыгы Жозе Манеуль Барросога күзәтүчеләр җибәрү турында протокол тапшырган.

Бүген шулай ук Украинаның Нафтоһаз ширкәте башлыгы Олег Дубина Русия газ җибәрүне яңарту белән Украина аны Европага кудыруны гарантияли диде.

Чәршәмбе көнне дистәдән артык Европа иленә Украина аша газ килү тукталды. Русия белән Украина моның өчен бер-берен гаепли.
XS
SM
MD
LG