БМОның фәлестин качаклары идарәсе Израиль көчләреннән куркыныч янау сәбәрле Газзәдәге эшчәнлеген туктатып торуы турында
белдерде.
Бүген идарә Газзәгә ярдам алып баручы машинасының Израиль көчләре тарафыннан утка тотылуын, машина йөртүченең һәлак булуын әйтә.
Сүзче әйтүенчә, вакыйга Израиль ярдам кертү өчен утны туктатып торырга тиешле вакытта булган.
Израильнең Газзәдә Хәмаска каршы чаралары 13-нче көн дәвам итте.
Фәлестин ягы 660-760-лап кеше үлде дип белдерә.
Израиль ягыннан 11 кеше һәлак булган.
Бүген Либаннан Израильгә кимендә 3 ракета атылды.
Бу 2006 елдагы Хизбулла сугышчыларына каршы хәрби чаралардан соң Либаннан Израильгә атылган беренче ракеталар.
Әмма Израиль рәсмиләре моның өчен Либандагы фәлестинлеләрне гаепли. Либан хөкүмәтендәге Хизбулла министры моңа Хизбулланың катнашы булуын кире какты.