Accessibility links

Кайнар хәбәр

БМО таләбенә карамастан, Газзәдә бәрелешләр тукталмый


БМО Иминлек шурасы Газзәдә Израиль белән Хәмас сугышчылары арасында атышларны кичекмәстән һәм озакка туктатырга чакырды.

Кушма Штатлар бу резолюция өчен тавыш бирүдә катнашмады.

Резолюция Израиль көчләренең Газзәдән тулысынча чыгарылуын һәм төбәккә корал кертүгә юл куймау өчен чаралар күрүне таләп итә.

Әмма бүген Израиль Газзәдәге хәрби чараларын 14-нче көн дәвам итә, сугышчылар да Израильгә ракета атуларын туктатмады.

Бу бәрелешләр барышында барлыгы 750-дән артык фәлестинле һәм 13 израильле һәлак булды.
XS
SM
MD
LG