Accessibility links

Кайнар хәбәр

Олмерт: Газзәдә хәрби чаралар дәвам итәчәк


Израиль премьер-министры Эһүд Олмерт БМОның атышларны кичекмәстән туктату турындагы резолюциясенә карамастан Израиль Газзәдәге хәрби чараларын дәвам итәчәк дип белдерде.

Олмерт бүген Хәмасның Израильгә ракеталар атуы пәнҗешәмбе кабул ителгән ул резолюциянең эшләмәвен күрсәтте диде.

Хәмас ул резолюция безне кызыксындырмый, чөнки Хәмас белән киңәшләшү булмады һәм ул документ безнең таләпләргә туры килми диде.

2 атна дәвам иткән хәрби чаралар нәтиҗәсендә 750-дән артык фәлестинле, 13 израильле һәлак булды.
XS
SM
MD
LG