Accessibility links

Кайнар хәбәр

Матбугат яшәргә тырыша


Яңа елның беренче көннәрендә Башкортстанда кайсы газета-журналларның быелгы яртыеллыкка күпме укучыга ия булуы да мәгълүм булды.

Башкортстан матбугат басмалары соңгы елларда, бар илдәгечә үк, кыенлыклар кичерә. Андый авырлыклар татар басмаларын да урап үтми, билгеле. Шулай да Башкортстан татар матбугат чаралары бирешмәскә тырыша, үз укучыларын бер чамада тотуга ирешә.

Башкортстандагы популяр татар басмасы – “Өмет” татар яшьләре басмасы 2009 елның беренче яртысына да узган яртыеллыктагы тиражны саклап калды. Аны алдагы алты айда 33 меңнән артык абунәче алдыра. “Тулпар” татар яшьләре журналы да үз санын узган ярты елдагы дәрәҗәгә җиткерә алган. Аның күләме 8 мең данәгә якын. Балалар өчен нәшер ителүче “Әллүки” исемле журналга 4 мең чамасы абунәче язылган.

Татар телендә чыгучы “Атна” исемле атналык газета һаман да алдынгылар рәтендә. Үзенең башкорт һәм урыс телләрендәге “игезәкләрен” бер ярым тапкырга узып китеп, 40 мең укучысын булдырды ул. Әлеге подписка чорында “Кызыл таң” газетасы да 2008 елның икенче яртысындагы тиражны җыя алган. Аны 22700 гә якын кеше алдыра.

Гомумән алганда, Башкортстандагы татар басмалары соңгы еллардагы абунәчеләре санын саклап килә. Әмма бу саннар, миллионнан артык татар яшәгән республика өчен барыбер дә бик аз, билгеле. Матбугат басмалары мөхәррирләре абунәчеләрен арттыру юллары хакында фикер алышканда, төп шарт дип, әлбәттә инде, журналистларның осталык дәрәҗәсен дә куя. Газета-журналларда халык укырлык кызыклы язмалар булса, аларны алдыручылар саны да артачак.
XS
SM
MD
LG