Accessibility links

Кайнар хәбәр

Петраус: Әфганстан киләчәге Пакстанга бәйле


Әфганстандагы АКШ хәрбиләре җитәкчесе, генерал Дэвид Петраус Талибан һәм әл-Каидә сугышчыларына каршы көрәштә җиңү өчен АКШ Әфганстанның күрше Пакстан белән мөнәсәбәтләрен аңларга тиеш диде.

Пэтраус пәнҗешәмбе Вашингтондагы чыгышында Әфган сугышы елларча дәвам итәргә мөмкин диде. Әмма ничә ел икәнен ачыграк итеп әйтмәде.

Петраус Әфганстанның киләчәген турыдан-туры Пакстанга бәйләде. Ул Әфганстандагы тәррәкыять Пакстанга ярдам итүне һәм Пакстанның дошман күргән Һиндстан белән мөнәсәбәтләрен исәпкә алуны үз эченә алган стратегиягә бәйле булырга тиеш диде.

Петраус Әфганстанны тотрыклыландыруга Иран да өлеш кертә ала диде.
XS
SM
MD
LG