Accessibility links

Кайнар хәбәр

Чехия һәм Русия премьерлары газ бәхәсе турында сөйләште


Европа Берлегенең арадашлык төркеме башлыгы Мәскәү янында Русия премьер-министры Владимир Путин белән очрашып Европага Украина аша Русия газын кудыру турында Мәскәү белән Киев арасындагы низагъ турында сөйләште.

Европа Берлегендә рәислек итүче Чехия премьер-министры Мирек Тополанек кичә кич Украина рәсмиләре белән Украина үткәргечләрендә Русия газы агышын күзәтү өчен күзәтүчеләр урнаштыру турында телдән килешүе турында әйтте.

Путин исә имзаланмаган килешүләр килешү дип каралмый диде.

"Сез Киевтагы һәм Украинадагы партерларны шул турыда документлар да имзаларга күндерә алгансыздыр дип өметләнәм," - диде Путин.

Киевта Украина тышкы эшләр министры урынбасары Константин Елисеев күзәтүчеләр урнаштыру планы Украинаның газ тәэминаты сисетмасын Русия контроле астына алуга исәпләнгән диде.

Русия газын Украина аша Европага кудыру Мәскәү белән Киев арасында газ бурычлары һәм газ бәясе турынад килешә алмау сәбәпле өзелде.

Русия Украинаны Европага җибәрелгән газны урлауда гаепли. Украина моны кире кага.
XS
SM
MD
LG