Accessibility links

Кайнар хәбәр

Обама Иран мәсьәләсенә яңа чишелеш тәкъдим итмәкче


АКШ президенты Барак Обама Иран мәсьәләсенә яңа чишелеш тәкъдим итәрбез дип белдерде. Алар Иран халкына хөрмәтебезне һәм аларның җитәкчеләренә булган өметләребезне чагылдырачак, диде Обама.

Бу хакта ул телевидение каналына биргән әңгәмәдә белдерде. Ул Иран аның өчен иң зур сынауларның берсе булачак, диде. Тәһранны Либандагы Хисбуллага теләктәшлек күрсәтү, атом коралын ясарга тырышуда, кеше хокуклары бозуда гаеплиләр.

Джорж Бушның сәясәтеннән аермалы буларак, Обама чигышларында Иран белән киңрәк мөнәсәбәтләр урнаштырырга теләве хакында белдерә.
XS
SM
MD
LG