Accessibility links

Кайнар хәбәр

Словакия атом станциясен кабызу белән яный


Newsru.com сәхифәсе хәбәр иткәнчә, газ транзиты туктау аркасында авыр хәлдә калган Словакия Советлар заманыннан калган атом станциясен кабызырга җыена.

Бу хакта премьер-министр Роберт Фицо белдергән. Ил бу адымга, энергиягә кытлык килеп чыгу аркасында барырга булды, диде Фицо. Аның сүзләренчә, Словакия станцияне, газ яңадан килә башлаган мәлгә кадәр генә эшләртергә җыена.

Европа Берлеге бу карарга протест белдерә.

Словакия тулысынча Русия газына бәйле. Газ транзиты туктаганга күрә, илдә гаддән тыш чаралар күрелде, сәнәгать оешмалары торак йортларны җылытыр өчен газ куллануны киметте яки җитештерүне туктатып торды, дип хәбәр итә агентлыклар.
XS
SM
MD
LG