Accessibility links

Кайнар хәбәр

Европага газ яңа контрольдән үтәчәк


Украина үз җире аша Европага куылган газны халыкара күзәтүчеләр контроленә тапшыру турында килешүгә кул куйды. Бу хакта Киевта сөйләшүләр уздырган "Газпром" ширкәте вәкилләре хәбәр итте.

Русия Украина белән газ турында килешә алмагач Европаның кайбер илләренә дә Русия газы барып җитә алмады. Мәскәү Киевны Европага дигән газна үзенә алып калуда гаепләде. Киев бу гаепләүне кире кага.
XS
SM
MD
LG