Accessibility links

Кайнар хәбәр

АКШ Әфганстанга ярдәм вәгъдә итте


Алдан хәбәр итмичә Әфганстанның көньягындагы Кандаһар һәм Һелманд вилаятьләрендә булып киткән АКШның яңа вице-президенты Джо Байден Әфганстанга террор, наркотик һәм ришвәтчелеккә каршы көрәштә ярдәм вәгъдә итте. Илнең көньягы Талибан көчләре тупланган төбәкләр булып кала. 2008 елда биредә 6400ләп кеше, күпчелеге Талибан сугышчылары үтерелде.

АКШның яңа президенты итеп сайланган Барак Обама Гыйрактаны сугышны бетереп күбрәк игътибарны Әфганстанга бирәчәген әйткән иде.
XS
SM
MD
LG