Accessibility links

Кайнар хәбәр

Әфган һәм Һиндстан җитәкчеләре Дәһлидә очрашты


Әфганстан президенты Хәмид Карзаи һәм Һиндстан премьер-министры Мамоан Синх бөтен илләрне халыкара террорга каршы көрәштә булган бурычларын үтәргә чакырды.

Бу белдерүдә Пакыстан телгә алынмады. Һиндстан Пакыстанны террорчыларга үзенә каршы һөҗүмнәрне оештырырга мөмкинлек бирүдә гаепләп килде. Шулай ук Дәһли ноябрьдә Мумбайда булган һөҗүмнәргә Пакыстанның катнашы бар, дип саный. Әфганстан исә Пакыстанны Талибан һәм Әл-Каида сугышчыларына сыену бирүдә гаеплли.
XS
SM
MD
LG