Accessibility links

Кайнар хәбәр

Латвия җитәкчесе башка русча сөйләшмәячәк


Валдис Затлерс
Валдис Затлерс

Латвия президенты Валдис Затлерс журналистлар белән русча сөйләшүдән баш тартты. Латвиядә бер генә дәүләт теле, дип аңлата ул.

Бу мәгълүматны президентының матбугат вәкиле дә раслады. Затлерс элегрәк, Латвия радиосына биргән әңгәмәдә, рус телендә язучы журналистлар сорауларына урысча җавап бирүне туктарга җыенуы хакында белдергән иде.

Ул, бу карар Латвиядә яшүче рус телле халыкның (44%) ачуын чыгармас, дип өметләнүен белдергән.

Валдис Затлер президент урынына 2007 елда сайланган иде. Ул рус һәм инглиз телләрен белә. Президент вазыйфасына керешкәннән соң, беренче айларда, матбугат очрашуларында сорауларга латышча һәм русча җавап бирә иде.

Үткән айда Латвия парламентының хокук комиссиясе административ хокук бозулар Кодексына төзәтмәләрне раслады, алар нигезендә эш урынында латышча сөйләшмәгән өчен штрафлар арттырыла.

Яңа канун нигезендә эш урынында дәүләт телен кулланмаган өчен 25-50 лат ($50-100) түләү җәзасы бирелергә мөмкин.

Чаралар үткәрелгәндә дәүләт теленә тәрҗемә оештырылмаса 100 дән алып 200 латка кадәр штраф салынырга мөмкин.
XS
SM
MD
LG