Accessibility links

Кайнар хәбәр

Израиль 60 һөҗүм ясады, Хәмәс 30 ракета атты


Узган төндә Израильнең хәрби һава көчләре Хәмәс сугышчыларына 60 һөҗүм ясаган. Хәмәс Израильгә таба 30 ракета аткан.

Хәмәс вәкилләре Израильнең ике танкы юк ителде, дип белдерде. Израиль хәрби җитәкчелеге бу хәбәрне кире кага.

Бүген Якын Көнчыгышка БМО генераль секретаре Пан Ги Мун килә.

Израильнең Хәмәскә каршы чарасы 27 декабрьдә башланганнан бирле 900ләп фәлестинле һәлак булды, Израиль ягында 10 хәрби һәм 3 тыныч кеше үлде.
XS
SM
MD
LG