Accessibility links

Кайнар хәбәр

2009 елдагы “кара юбилей”


“Мәгърифәт” газетасы беренче санында татар язуы латиннан кирилицага күчкәнгә 70 ел булачак, дип яза.

Укучылар һәм укучы яшьләр өчен басылучы “Мәгърифәт” газетасының да 2009 елда беренче саны дөнья күрде. Ул Русия матбугаты көненә туры килде.

Кириллицада татар теле бозыла

“2009 ел календаренда кара төс белән билгеләнергә тиешле бер “юбилей” датасы бар. Моннан 70 ел элек “Татар язуын латин имласыннан урыс графикасы нигезендәге әлифбага күчерү турында ТАССР Югары Советы Президиумы Указы чыкты. Ә кириллицаның татар халкы, гомумән, татар мәгарифе һәм мәдәнияте тормышында зур югалтуларга китерүе турында әле дә офтанып сөйлибез”, дип газета бу сәбәпле күренекле шәхесләрнең фикерләрен урнаштыра.

“Тел киселде, тамырлар өзелде…” дигән мәкаләдә музыка галиме Мәхмүт Әхмәтҗанов: “Кириллицада безнең татар теле бозыла. Бу имлага күчү – телебезне, аның яңгырашын, аһәңен, музыкасын җимереп, милләтебезне бетерү өчен эшләнгән нәрсә ул”, дип белдерә.

Югары уку йортларында да татарча гына

Үзенең тиражын 18502 данә дип белдергән “Ватаным Татарстан” газетасы Русия матбугаты көне уңаеннан чыккан санында “Һәр төбәк – үз телен…” дигән мәкалә бастырган. Аны Татарстанның Арча районы, Айван авылында яшәүче Эльвира Гаделшина язган. Мәгарифтә милли-төбәк компоненты мәсьәләсе хәл ителмәүгә борчылып ул: “Югарыда татар теленә караш үзгәрмичә, татар кешесенең телгә карашы үзгәрмәячәк”, дип яза. Һәм тәҗрибә үткәреп карарга тәкъдим итә.

“Бөтен республикабыз буенча татарча гына сөйләшенеп, мәктәпләрдә, югары уку йортларында татар телендә генә укытылсын иде. Ә урыс балаларын, оптимальләштерү сәбәбе белән, берничә авылга бер генә урыс мәктәбендә үз телләрендә укытырга иде. Уйлап карасаң, Татарстан булгач, шулай тиеш тә бит. Татарстанда – татарча, Башкортстанда – башкортча, Адыгейда – адыгейча укыту дөрес булыр иде”, дип язган Эльвира Гаделшина.

Мунча бәяләре дә артты

7206 данәдә таралучы “Шәһри Казан” газетасы исә “Сынмабыз – сынатмабыз!” дигән мәкаләдә журналист Госан Садәнең калада яшәүчеләр белән булган очрашулардан соң тәэсирләрен бастыра. Урман аръягы бистәсендә яшәүче 75 яшьлек Солтан абыйны мунча бәяләренең ике тапкыр дип әйтерлек күтәрелүе борчуга салган. “Кая барабыз?! Әле Яңа ел алдыннан гына мунчада 90 тәңкәгә юынган идем. Бүген менә 160 тәңкә түләдем. Ярый әле акчаны күбрәк алганмын. Юкса мунчага кермичә кайтыр идем”, дип аһ-зарын Солтан ага Госман Садәгә сөйләгән.

II дөнья сугышыннан соңгы иң начар ел

“Татарстан яшьләре”нең 1 һәм 2 саннары бер булып 13 гыйнвар көнне генә дөнья күрде. “Илне нәрсә көтә?” дигән мәкалә беренче битнең нәкъ уртасында һәм анда икътисад белгечләренең фаразлары. “2009 елда Русиягә шактый авырга туры киләчәк. Хәтта финанс министры Алексей Кудрин да быелны II дөнья сугышыннан соңгы иң начар ел булачак дип белдерде. Ә икътисадый үсеш министрлыгы Русияне икътисад тармагында тулы деградация (ягъни тәмам таркалу) көтә дигән фикерне әйтте”, дип яза “Татарстан яшьләре”.

13 гыйнвар – Русия матбугаты көне

Татарстанда 1020 даими басма теркәлгән. 112 газета һәм 28 журнал татар, 4 газета чуаш һәм бер газета удмурт телендә нәшер ителә.
XS
SM
MD
LG