Accessibility links

Кайнар хәбәр

Казан-2013 универсиадасын оештыру комитеты төзелде


Русия премьеры Путин Казанда 2013 елда XXVII халыкара җәйге универсиаданы оештыру комитетын игълан итте

Казан-2013 универсиадасын оештыру комитетын Русиянең беренче вице-премьеры Игорь Шувалов җитәкли. Шулай ук комитетка Татарстан премьер-министры Рөстәм Миңнеханов, Казан шәһәр башлыгы Илсур Метшин, яшьләр, спорт һәм туризм министры Марат Бариев, Русия студентларының спорт берлеге президенты Олег Матыцин, шулай ук министрлар Мутко, Левитин, Нәбиуллина, Нургалиев, Фурсенко, Щеголев һәм башка рәсмиләр кергән.

Русиянең спорт һәм туризм министрлыгы оештыру комитетына 2 ай эчендә җәйге спорт уеннарына әзерлекне оештыру чаралары һәм аларның кайдан, ничек, кайчан финанслануы турында план тәкъдим итергә тиеш.

Универсиаданы 2013 елда Казанда уздыру хәбәре 31 майда Брюссельдә студентларның халыкара спорт федерациясендә тавыш бирү нәтиҗәсендә билгеле булды. Казан Испаниянең Виго һәм Көньяк Кореянең Гван Дҗу калалары белән көндәшлек итте.

Татарстан башкаласында универсиада 2013 елның июль-август айларына үтер, дип фаразлана. Спорт чаралары 20 көн дәвам итәчәк. Анда 150дән артык илдән 10 меңләп спортчының катнашуы көтелә.

Универсиада Олимпия уеннарыннан кала икенче зур спорт ярышы санала. Анда 13 спорт төреннән ярышлар үткәрелә.





XS
SM
MD
LG