29-31 гыйнварда узачак бу чараны Согуд Гарәбстанындагы ислам үсеш банкы һәм Куала-Лумпур (Малайзия) бизнес мәктәбе ярдәмендә Русия ислам университеты каршында күптән түгел ачылган Русия ислам икътисады үзәге оештыра. Укуларны Куала-Лумпур бизнес мәктәбенең вәкилләре, аерым алганда аның президенты, профессор Судин бин Харон һәм укыту җитәкчесе, профессор Әбд Рәшит әбд Кадыйр алып барачак.
Әлеге укулар беренче чиратта финанс өлкәсендә эшләүчеләргә, аерым алганда банк һәм иминият ширкәтләре вәкилләренә исәпләнә. Чөнки анда ислам банкчылыгы, шәригать нигезендәге банк системасы, ислам банкчылыгының кануни нигезе аңлатылачак. Моннан тыш, чара кысаларында “Русиягә ислам банк системасын кертү перспективалары” дигән темага сөйләшү узачак.
Татарстанда ислам банк идарәсен булдыру турында инде күптәннән сөйләп киләләр. Чөнки шәригатъ кануннарына нигезләнеп эшләүче ислам банклары башка банклардан аермалы буларак процентлар түләми. Ләкин ул икътисади берәмлек буларак банк белән эш итүчеләргә табыш китерә, чөнки ислам банклары аша инвестицияләр кертергә һәм иминият эшләрен уңышлы алып барырга була. Әлеге юнәлеш исә Татарстанда яшәүче мөселманнарны шактый кызыксындыра. Һәм бу үсешне алга җибәрү өчен узган елны Казанда зур гына җыелышлар да узды. Татарстан президенты Миңтимер Шәймиев ислам үсеш банкы җитәкчесен дә кабул итте.